Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 октября 2022 12:50

Без – кунакта: 64 нче балалар бакчасында.

Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 64 нче балалар бакчасында 160 тан артык бала тәрбияләнә. Ләйсән Наил кызы җитәкчелегендәге тәрбиячеләр тырышлыклары һәм үз эшләренең осталары буларак аерылып торалар. Безне дә колач җәеп каршы алдылар. Тырышлыклары әллә кайдан күренеп тора диюем дә гади генә сүзләр түгел. Үз белемнәрен арттыру, эшләренә иҗади якын...

Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 64 нче балалар бакчасында 160 тан артык бала тәрбияләнә. Ләйсән Наил кызы җитәкчелегендәге тәрбиячеләр тырышлыклары һәм үз эшләренең осталары буларак аерылып торалар. Безне дә колач җәеп каршы алдылар. Тырышлыклары әллә кайдан күренеп тора диюем дә гади генә сүзләр түгел. Үз белемнәрен арттыру, эшләренә иҗади якын килү, кызыксынулары әллә кайдан билгеле. Чөнки эшләгән эшләре, яулаган үрләре санап бетергесез.

“Шәһәр күләмендә үткәрелгән “Уен мәйданчыгы – сәламәтләндерү, тәрбияләү һәм үсеш чарасы” бәйгесендә гран-при яуладык. 2021 елда үткәрелгән “Воспитатель года”да район күләмендә 1 урын, республика күләмендә лауреат; Татар теленнән үткәрелгән мастер-класс бәйгесендә район күләмендә 2 урын;. “Иң яхшы кышкы уен мәйданчыгы”нда шәһәр күләмендә 1 урын; Бөтен рәсәй күләмендә үткәрелгән “Детский сад года” бәйгесендә катнашып дипломга ия булдык. 2020 елда район күләмендә үткәрелгән “Сәйяр” театр фестивалендә гран-прига лаек булдык ” – дип сөйләде Ләйсән ханым. Исемнәре җисемнәренә туры килә. Чишмәкәйләр шул алар. Гел эштә, үсештә, уңыш яулауда. Моннан соң да уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Ә безнең җурналыбыз исә сезнең белемнәрне күтәрергә, киңәшче булырга һәрвакыт әзер. Бергә булыйк, берәгәйле булыйк!

 

 

Галерея