Балага рубрикасы буенча яңалыклар
-
19 ноября 2023 15:51
Табышмаклар
Кыш турында табышмаклар -
27 сентября 2022 13:33
Тәрбиячем!
Рәхмәтемне белдерәм!Балаларның йөзләренәШундый нур биргән өчен.Каты итеп яратканга,Назлап караган өчен.Матур рәсемнәр буятып,Язарга өйрәткән өчен! *** Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә,Әни кебек үзе мөлаем.Зирәк сүзен кызганмаганБу дөньяда бар соң кем тагын? *** Тәрбиячем, җанга якын кешемКыласыз сез бары изгелек.Гамәл, киңәшегез үзегезгәБирсен иде бары игелек! *** Халык милләт буламыни,Булмаса тәрбиясе.Тәрбиягә җан өрүчеСиндер... -
26 сентября 2022 07:54
Минем тугры дустым
Акбай Безнең бик матур, озын колаклы, йонлач, зур этебез бар. Аның исеме Акбай. Акбай безнең йортыбызны саклый. Җәй көне аның балалары туды. Без аларны бик яратабыз. Акбай белән җәй көне урманга ауга йөрибез. Хәсәнов Ринас Шаян этебез Безнең Актүш исемле этебез бар. Ул бик тә акыллы. Ул... -
24 сентября 2022 10:50
Рөстәм Мингалим шигырьләре
Энем бар Шатлыгым бар — өем бар, Әтием-әнием бар. Минем гармуным да бар, Гармун кадәр энем бар. Энем мине ярата, Мине күрсә — гел көлә. Еласамы? Еласа ул — Сызып кына җибәрә Гармун тавышы белән. Рөстәм Мингалим Дусларың гына булсын Егылсаң торып була, Торсаң йөгереп була, Йөгерсәң җитеп була —... -
23 сентября 2022 10:17
Күмәк уеннар
Кояш һәм яңгыр Урындыкларны (балагызга кечкенә урындык бирегез) арты белән үзегезгә каратып куегыз. Балагыз да, үзегез дә урындык артына чүгәләп утырыгыз. Урындык аркасының ачык урыныннан — «тәрәзәдән» карагыз. Түбәндәге шигырь юлларын әйтегез: Тәрәзәдән кояш карый, Алсу нурларын сибеп. Сөенеп, кул чәбәклибез, Уйныйбыз, матур итеп! «Әйдә, шундый матур кояшлы көндә уйнарга... -
15 сентября 2022 08:39
Комсызлык бәласе
(Венгр халык әкияте) Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да, сыр тигез булмас төсле күренгән аларга. — Бирегез, үзем бүлеп бирим, — дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган. — Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары.... -
15 сентября 2022 08:25
Юынмый торган Балык
Яшәгән, ди, бер Балык. Юынырга бер дә яратмаган икән ул. Юынмагач, бите дә каралган, муены да каралган, койрыгы да каралган. Әнисе юындыра башласа, кычкырып елый икән бу. Имеш, әле күзенә сабын керә, әле борынына су керә! Шулай итеп, бер дә юынмыйча йөри, ди. Ашар алдыннан, канатларын юмаган, йоклар алдыннан, койрыгын... -
02 сентября 2022 11:45
Йокы бабай
(Әкият) Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди. Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге бала: — Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! — дип акыра-бакыра елый башлый икән. Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган... -
30 июля 2022 09:37
Куыш уйнаганда
Әй чабабыз, чабабыз, Якын гына арабыз Абый әйтә: Тотам, – ди Чатыр – чытыр, чытырман, Юк, – мин әйтәм, – тоттырмам! Ә мин бирмәм сүземне, Менә тоттым үзеңне! Әй чабабыз, чабабыз, Бер дә уйнап армыйбыз! Очып кына икәү бергә Айны менеп карарбыз! Әминә Бикчәнтәева -
25 июля 2022 09:00
Витаминлы бакчабыз
Җәй җиттеме, бакчабыздаВитамин тулып тора.Берсе бетсә, икенчесеӨлгереп, булып тора. Җиләк – җимеш, яшелчәнеңҺәрберсендә — витамин.Кайсында А, кайсында Б,Барысын да әйталмыйм. Әни әйтә витаминнарКешене үстерә, ди.Кайсы акылны арттыра,Йә тәнгә көч бирә, ди. Витаминнарның һәрберсенЮып ашау зарур, ди.Минем сүзне тыңламаучыАвыруга тарыр, ди. Дөрес әйтә минем әни,Ул бит шәфкать туташы.Витаминның төрлесенәБай була аның... -
22 июля 2022 11:34
Ялкау өчен ботка суынган
Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек. Кашык кадәр генә көрәгенә таянып, Ялкау очрады. — Болай ашыгып кая барасыз? — дип сорады ул бездән. — Эшкә барабыз,— дидек. — Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнне генә көтимме? — диде Ялкау. — Төш җиткәнче, ботка пешкәнче эшләп алыйк, син дә... -
13 июля 2022 08:50
Зәңгәр кит
Зәңгәр кит – җир йөзендәге иң зур хайван. Әйе-әйе, ул балык түгел, ә балаларын сөт белән имезеп үстерә торган су хайваны. Китның саңаклары юк. Ул баш түбәсендәге кечкенә тишекләр ярдәмендә сулый. Кит 40 минут буе су астында йөзә ала. Су өстенә чыккач, үпкәләреннән су парын өреп чыгара. Бу вакытта без... -
12 июля 2022 08:43
Атна көннәре турында шигырь
Бер атнада ничә көн? Бер атнада 7 көн. 7 төрле исеме, 7 сен дә яттан бел (түгәрәктә җырлап әйләнү) Дүшәмбе, сишәмбе, Чәршәмбе, пәнҗешәмбе, Җомга, шимбә, Якшәмбе (һәр көн исеменә кул чабу). Онытма шуны, яме (бармак белән янау). -
10 июля 2022 07:30
Балаларга көз турында шигырьләр
Көз Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Габдулла Тукай Көз җитте Киң болыннарда, Урман-кырларда Агачлар, гөлләр Кибеп сулдылар. Уйсу җирләрдә, Елга-күлләрдә Көзге салкыннан Сулар туңдылар. Көннәр суынды, Чишмәләр тынды.... -
06 июля 2022 13:07
Балалар бакчасы турында шигырьләр
Безнең бакчабыз Ямь-яшел бакчада Бик матур бакча бар: Чын бакча түгел тик, – Ул – ике катлы өй, Салганнар безгә дип. Эче дә, тышы да Матур бик, чиста бик. Шул өйне без инде Йөртәбез «Бакча» дип. Бик матур шул Балалар бакчасы. Бари Рәхмәт Өлкән группага күчкәч Өлкән группага күчкәч...