Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 августа 2022 09:55

Актанышның уңган егете

Мин — Мөхәмәтов Билал Салават улы Актаныш районы Актаныш авылыннан. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең 2в сыйныфында укыйм. «Татар егете 2022» гран-при булдым. «Эко-яз 2022» кысаларында уздырылучы проектлар конкурсында катнашып дипломга ия булдым. Дәрестән соң буш вакытларымда табигатьне, аның матурлыгын саклап калай банкалар җыям. Тиешле урынга тапшырып акча эшлим. Киләчәктә үз бизнесымны булдырырга...

Мин — Мөхәмәтов Билал Салават улы Актаныш районы Актаныш авылыннан. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең 2в сыйныфында укыйм. «Татар егете 2022» гран-при булдым. «Эко-яз 2022» кысаларында уздырылучы проектлар конкурсында катнашып дипломга ия булдым. Дәрестән соң буш вакытларымда табигатьне, аның матурлыгын саклап калай банкалар җыям. Тиешле урынга тапшырып акча эшлим. Киләчәктә үз бизнесымны булдырырга исәбем.
Без гаиләдә 5 кеше. Абыем — Сәйдәш 5 сыйныфта укый. Апаем Гайсәгә 3 яшь. Әтием -тракторист, шәхси эшмәкәр. Әнием — гади тәрбияче. Ул эштән соң вакытларында тәмле тортлар пешерә, ә мин аның уң кулы. Сезгә дә үземнең яратып пешерә торган капкейкларның рецептын  тәкъдим итәм. 
 
3 йомырка
150 г шикәр комы
чеметем генә чәй содасы, тоз
1 стакан кефир
200г. он. Миксер белән болгатып, 30 минутка духовкага тыгабыз. Өстен исә крем белән бизәргә була. Бик тәмле. Пешереп карагыз әле. Сезне яратып, Билал.
 
 Фотоларның авторы Мөхәмәтова Ләйсән Рәдиф кызы