Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 августа 2022 08:42

Баланың вакытын дөрес һәм файдалы үткәрү

Балачак – ул тормышның иң мөһим чоры. Бала вакытын ничек үткәргән, сабый вакытта нәрсә белән шөгыльләнгән, әйләнә-тирәдә аның акылына, йөрәгенә нәрсә уелып калган – бүгенге баланың кем буласы менә шуларга да бәйле. Баланың буш вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен 10 киңәш тәкъдим итәбез. Матур әдәбият уку. Элек-электән кеше күңелендә иң...

Балачак – ул тормышның иң мөһим чоры. Бала вакытын ничек үткәргән, сабый вакытта нәрсә белән шөгыльләнгән, әйләнә-тирәдә аның акылына, йөрәгенә нәрсә уелып калган – бүгенге баланың кем буласы менә шуларга да бәйле. Баланың буш вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен 10 киңәш тәкъдим итәбез.

Матур әдәбият уку. Элек-электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, әдәплек, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе – матур әдәбият уку. Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Әгәр өйдә китаплар булса һәм бала үз янындагы өлкәннәрнең даими укуын күрсә, димәк, ул да китапка тартылачак. Бигрәк тә әкиятләрне рольләргә бүлеп укыган очракта ул бик отышлы булыр.

Кичке ашлар әзерләү. Бергәләп кичке аш әзерләү – бала өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы булачак. Ризык әзерләү барышында бала белән мәктәптә ничек укулары, дус-ишләре хакында серләшеп була. Ул иртән мәктәпкә яки балалар бакчасына киткәч, әлеге кичке ашны исендә тотачак һәм янәдән мондый кичләрне түземсезлек белән көтеп торачак.

Әйберләрне бергәләп ремонтлау. Кран төзәтү, машинаның тәгәрмәчләрен алыштыру, койма буяу, чәчәк утырту кебек эшләрне бергәләп эшләргә була. Бердән буш вакытны файдалы үткәрү булса, икенчедән, баланы файдалы күнекмәләргә өйрәтү. Чормада яки подвалда һәрвакыт төзәтер өчен нәрсәдер табылачак. Аңа ремонт эшләрендә катнашырга рөхсәт итегез. Үсә төшкән саен, бала өйдә нәрсә дә булса ватылырга мөмкин дип курыкмаячак, ә үзе әйберләрне төзәтә башлаячак.

Баланың уенчыгы белән бергәләп уйнау. Әгәр сез балага уен приставкасы сатып алган булсагыз, үзегез дә бала белән уйнагыз. Шулай итеп, сез аның дөньясы белән күбрәк таныша алырсыз.

Фотоальбомнар карау. Бергәләп фотолар карагыз. Кайвакыт альбомдагы иске фотоларны карау, кызыклы вакыйгаларны искә алу да күңелгә рәхәт була.

Өстәл уеннары уйнау. Өлкәннәр өчен өстәл уеннары-логика һәм стратегия үсешенә бер адым булса, кечкенәләр өчен вак моториканы, зиһенне үстерүгә бик файдалы булыр.

Кул эшләнмәләре эшләү. Кул эшләнмәләрен төрләндереп торсагыз, балага файдалы булыр. Аның өчен интернетта бик гади һәм аңлаешлы инструкцияле видеолар бар. Иң мөһиме - видеоның гади булуы шарт. Ә аннары әкренләп процессны катлауландырырга мөмкин.

Яраткан супергероеның костюмын тегү. Үзегезнең креативлыгыгызны һәм осталыгыгызны кулланып, кул астында гына булган тукымадан костюм тегегез. Костюмны бизәгәндә баланың энәгә  кадалмавын, сак булырга кирәклеген искәртегез.

Фильм төшерү. Әгәр видеокамерагыз бар икән, үз гаиләгез турында фильм төшерегез. Экранда үзеңне күрү, уңай һәм тискәре якларны ачарга ярдәм итәр.

Саф һавада йөрү. Тимераякта яки роликларда йөрегез. Ул бер үк вакытта спорт та, яхшы ял да булып тора. Мондый вакыт уздыру онытылмаслык хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге, көч һәм оптимизм гарантияли.

Гөлназ Ярмиева