Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 марта 2021 07:49

Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы!

Татарстан Республикасының “Республика балалар китапханәсе” ДБМУ (дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе) “Россия дәүләт балалар китапханәсе” ФДБМУ (федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе) белән берлектә мартның 23- 27 кадәр Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үткәрәчәк. Илебезнең балалар әдәбиятында иң әһәмиятлеләрдән саналган бу вакыйганың сиксән елга якын тарихы бар. Китапханәләр эшчәнлеген үстерү, Россия...

Татарстан Республикасының “Республика балалар китапханәсе” ДБМУ (дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе) “Россия дәүләт балалар китапханәсе” ФДБМУ (федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе) белән берлектә мартның 23- 27 кадәр Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үткәрәчәк. Илебезнең балалар әдәбиятында иң әһәмиятлеләрдән саналган бу вакыйганың сиксән елга якын тарихы бар.

Китапханәләр эшчәнлеген үстерү, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы язучыларының иҗатын киң даирә китап укучыларга таныту һәм 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителү сәбәпле, биредә яшәүче халыкларның телен, мәдәниятын һәм гореф – гадәтләрен саклау һәм үстерү китап атналыгының төп максатлары булып торалар.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1943 елда, күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә.

Авыр сугыш елларында балаларның күңелен күтәреп җибәрү, аларны рухларындыру максаты белән 1943 елның 25 мартында балалар язучылары бәйрәм оештыралар. Биредә Самуил Маршак, Корней Чуковский, Лев Кассиль, Агния Барто, Сергей Михалков кебек атаклы язучылар катнашалар. Алар балаларга үзләренең шигырьләрен сөйлиләр, әсәрләреннән өзекләр укыйлар, үз иҗатлары турында фикерләре белән уртаклашалар, балаларның сорауларына җавап бирәләр, күңелле әдәби уеннар үткәрәләр. Бәйрәм бары бер көн генә була.

Моның бик аз булуын оештыручылар да аңлый һәм 1944 елда башлап китап бәйрәме бер атна дәвамында уздырыла. Күп еллар буе бәйрәмне Корней Иванович Чуковский алып бара.

Татарстанда Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1946 елда Республика балалар китапханәсендә бәйрәм ителә.

50 еллар ахырыннан бу акция бөтен Советлар Союзы буйлап, бөек илебезнең барлык почмакларында үткәрелә.

ТР “Республика балалар китапханәсе” ДБМУ китап укучылар өчен бай эчтәлекле мавыктыргыч программа әзерләде:

· язучылар Йолдыз Шәрәпова, Юлия Ивлиева, Вера Хәмидуллина, Факил Сафин һәм композиторлар, рәссамнар белән әдәби очрашулар;

· кызыклы китап күргәзмәләре;

· танып – белү викториналары;

· балаларны һәм әти – әниләрне гаилә клубының ямьле һәм уңайлы иҗат остаханәсе көтә;

· театраль тамашалар һәм яраткан әдәби геройлар белән очрашулар!

Безнең бәйрәм чараларында катнашырга ашыгыгыз һәм дусларыгызны да алып килегез! Сезне Республика балалар китапханәсендә күрергә ихластан шатбыз!

Бәйрәм чаралары үткәрү хакында тулырак мәгълумат Республика балалар китапханәсенең официаль сайтында http://rdb.tatar/ яки Инстаграмда алырга мөмкин @rdb_rt.