Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 августа 2020 07:52

Роспотребнадзор мәктәптә коронавируска бәйле кертеләчәк үзгәрешләр турында аңлатты

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы аркасында кертелгән санитар кагыйдәләр гамәлдә булган шартларда мәктәпләрнең эшчәнлеге турында аңлатма бирде. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без дәресләрне төрле вакытта башларга тәкъдим итәбез: сыйныфларның бер өлеше — 8.00, икенчесе 8.15 сәгатьтә килә ала һ.б....

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы аркасында кертелгән санитар кагыйдәләр гамәлдә булган шартларда мәктәпләрнең эшчәнлеге турында аңлатма бирде. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без дәресләрне төрле вакытта башларга тәкъдим итәбез: сыйныфларның бер өлеше — 8.00, икенчесе 8.15 сәгатьтә килә ала һ.б. Моны эшләп була. Температура үлчәү аркасында ишек төбендә балалар җыелмасын өчен, термометрияне сыйныфта да үткәрергә мөмкин. Моның өчен һәр класста ким дигәндә бер термометр булырга тиеш», — дип искәртте спикер.

Авдонина ачыклык керткәнчә, рекреацияләрдә күп кеше җыелмасын өчен, укучылар тәнәфескә дә төрле вакытта чыга ала.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, мәктәпләр өчен санитар кагыйдәләр тәнәфесләр арасында өстәлләрне сөртүне күздә тота, идәннәрне исә дәресләрдән соң юарга мөмкин.

Любовь Авдонина шулай ук Роспотребнадзорның уку процессына кысылмавын искәртте. Шунлыктан әгәр мәктәпкә дәресләрне ике атна көндез үткәреп, аннары шундый ук вакытка читтән торып белем бирүгә күчү уңайлы икән, моны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештерү дә җитә. 

татар информ