Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 августа 2020 11:55

1 сентябрьдә ничек укыйбыз? Онлайн уку булачакмы, мәктәпләргә киләбезме? Министрлык аңлатма бирде.

Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдә укучыларны гадәти форматта кабул итәргә әзерләнә. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Бүгенге вазгыять шундый ки, мәктәпләр яңа уку елыннан гадәти режимда эшләр дип планлаштырабыз, шуның өчен бүгенге көндә аларны әзерләү эшләре бара. Бу хакта җентекләбрәк Татарстан Республикасы Мәгариф...

Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдә укучыларны гадәти форматта кабул итәргә әзерләнә. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге вазгыять шундый ки, мәктәпләр яңа уку елыннан гадәти режимда эшләр дип планлаштырабыз, шуның өчен бүгенге көндә аларны әзерләү эшләре бара. Бу хакта җентекләбрәк Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгындагы хезмәттәшләребез сөйләячәк. Яңа коронавирус инфекциясе шартларында оешкан балалар коллективларында эшләү өчен кирәкле барлык яңа таләпләр җентекләп тикшерелә һәм әзерләнә», — ди ул.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять тотрыклы, шунлыктан гимназия, лицей һәм мәктәпләрнең ачылуына өметләнергә була.

Авдонина белем бирү учреждениеләренең ачылуы буенча хәлиткеч карарны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итәчәген искәртте.

«Август дәвамында яңа уку сезонына әзерләнү өчен вакыт бар әле, һәм алда көтелгән эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, тиешле карар кабул ителәчәк», — диде Любовь Авдонина.

«Татар-информ» агентлыгы яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә гамәлгә керәчәк өстәмә кагыйдәләр турында җентекләп язган иде.