Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 июля 2020 11:51

Мәктәп директоры баланы беренче сыйныфка укырга кертү өчен ришвәт алган. Кайсы районда?

Казан мәктәбе директоры баланы беренче сыйныфка укырга кертү өчен ришвәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү фаразы буенча, 167нче мәктәп җитәкчесенә ата-ана мөрәҗәгать иткән һәм баланы беренче сыйныфка кабул итүне сораган. Җитәкче хатын-кыз мәктәпкә кабул итүне 25...

Казан мәктәбе директоры баланы беренче сыйныфка укырга кертү өчен ришвәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, 167нче мәктәп җитәкчесенә ата-ана мөрәҗәгать иткән һәм баланы беренче сыйныфка кабул итүне сораган. Җитәкче хатын-кыз мәктәпкә кабул итүне 25 мең сумга бәяләгән. Директорның «бәяләре» турында беренче сыйныф укучысының әти-әнисе полициягә хәбәр иткән.

2 июльдә акча алган вакытта җитәкче хатын-кыз тоткарлана. «Ришвәт алу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

«Шикләнелүче җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә генә таныган. Тикшерү вакытында ул өй арестында булачак», - диде Андрей Шептицкий.

татар информ