Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 июля 2020 06:48

Велосипед кына димәгез...

28 июньдә Ленинград өлкәсендә өч яшьлек малай велосипедтан егылып төшкән. Шул чакта аның күзенә тимер штырь кергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Баласы имгәнгәнен анасы күреп ала һәм малайны күтәреп күршесенә йөгерә. Күрше ир-ат бала белән ананы машинасына утыртып хастаханәгә алып китә. Трассага чыккач ул ЮХИДИ посты янына туктый һәм ярдәм сорый. Вакыт минутлар...

28 июньдә Ленинград өлкәсендә өч яшьлек малай велосипедтан егылып төшкән. Шул чакта аның күзенә тимер штырь кергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баласы имгәнгәнен анасы күреп ала һәм малайны күтәреп күршесенә йөгерә. Күрше ир-ат бала белән ананы машинасына утыртып хастаханәгә алып китә. Трассага чыккач ул ЮХИДИ посты янына туктый һәм ярдәм сорый. Вакыт минутлар белән исәпләнгәнне күргән инспекторлар махсус утларын яндырып, юлга чыга.

«Канга баткан баланы якындагы хастаханәдә кабул итүдән баш тарткач — гаҗәпкә калдык. ЮХИДИ машинасын шлагбаумнан да кертмәделәр. Алар коронавируслы авыруларга гына ярдәм итүләрен әйтте», — дип сөйли «Иминлек өчен» хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов.

Полиция хезмәткәрләре табиблар белән бәхәсләшеп карый, ләкин сөйләшеп торырга вакыт булмый. Бала аңын югалта һәм ЮХИДИ экипажы бик зур тизлектә Санкт-Петербург хастаханәсенә китә.

«Баланы вакытында алып барып җиткерәләр, ашыгыч операция ясыйлар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый», — дип сөйлиләр Төньяк башкала буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Курдесов сүзләренчә, хәзер өлкә җитәкчелеге тикшерү уздыра, табибларның балага беренче ярдәм күрсәтүдән баш тартуының сәбәпләрен түрәләр ачыклый. Нәни малайның сәламәтлеген саклау өчен барысын эшләргә тырышкан, балага куркыныч янамавына инанганчы ярдәм иткән капитан Евгенияй Ольховик һәм старшина Роман Линкевичны чын герой дип атый.

интертат