Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 июня 2020 06:12

Кыз баланың битен эт тешләгән

Чаллыда эт тешләгән кыз йөзенә операция дүрт сәгать дәвам иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Зыян күргән кызга 11 яшь. Операция дүрт сәгать дәвам итте. Пластик хирурглар баланың йөзен яңадан җыйган дип әйтергә була», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Хәзер мәктәп укучысы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә....

Чаллыда эт тешләгән кыз йөзенә операция дүрт сәгать дәвам иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Зыян күргән кызга 11 яшь. Операция дүрт сәгать дәвам итте. Пластик хирурглар баланың йөзен яңадан җыйган дип әйтергә була», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Хәзер мәктәп укучысы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә. Табиблар аның сәламәтлек торышын уртача авырлыктагы тотрыклы итеп бәяли.Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Чаллыда сугышчан эт кыз балага һөҗүм иткән. Йөзе җәрәхәтләнгән баланы хастаханәгә китергәннәр. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге мәгълүматны, полиция тикшерүен җәлеп итеп, тикшерергә кушты.