Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 июня 2020 13:47

Гөлназ Габиева: «Онлайн рәсем дәресе безнең өчен чын табыш, киләчәктә дә «Салават күпере» журналы мондый чараларны күбрәк үткәрсен иде».

Бүген “Татмедиа” медиалабораториясе – “Салават күпере” журналы балалар студиясендә чираттагы онлайн рәсем дәресе узды. Зум платформасында үткәрелә торган бу дәрестә берьюлы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 300дән артык бала катнашты. “Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән журналның баш рәссамы Әлфия Йосыпова җитәкчелегендәге мондый дәресләр атна саен уздырыла....

Бүген “Татмедиа” медиалабораториясе – “Салават күпере” журналы балалар студиясендә чираттагы онлайн рәсем дәресе узды. Зум платформасында үткәрелә торган бу дәрестә берьюлы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 300дән артык бала катнашты.

“Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән журналның баш рәссамы Әлфия Йосыпова җитәкчелегендәге мондый дәресләр атна саен уздырыла. Иң беренче онлайн дәрестә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде.

“Мондый мастер-класслар бик кирәк. Өйдә, яки балалар бакчасында була торып та сабыйлар профессиональ рәссамнан чын рәсем дәресләре ала. Төсләрне дөрес куллану, матурлыкны тоемлауга өйрәнәләр, төрле техникалар ярдәмендә рәсем ясау серләренә төшенәләр ”, - дип үз фикерен белдерде Биектау районы “Гөлчәчәк” балалар бакчасы мөдире Шамилә Фаттахова.

“Җомга саен рәсем дәресен көтеп алабыз. Җәй көне кызыбыз балалар бакчасына йөрми, ә шулай да дәресләрне сагынабыз. Онлайн рәсем дәресе безнең өчен чын табыш, киләчәктә дә “Салават күпере” журналы мондый чараларны күбрәк үткәрсен иде”, - дип саный дәрестә даими катнаша торган 5 яшьлек Хәятнең әнисе Гөлназ Габиева.

Проектның идея авторы “Салават күпере” журналдының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова:

“Онлайн рәсем дәресләрен үткәрү идеясе күптән бар иде. Апрельдә ачылган балалар студиясе моңа зур этәргеч бирде. Бүген без атна саен республиканың төрле район һәм авылларында урнашкан балалар бакчалары белән элемтәгә чыгып, берьюлы 500гә якын баланы рәсем ясарга өйрәтәбез. Бу сан атна саен артып тора.

Моннан тыш чит илдә яшәүче татар гаиләләре белән дә зум аркылы элемтәгә чыгып шундый ук рәсем дәресе үткәрәбез. Җир шарының төрле почмакларында яшәгәнгә күрә, без алар белән кичке җидедә күрешәбез. Чит илдә яшәүче гаиләләр безгә бик рәхмәтле. Америка, Канада, Австралия, Төркиядә туып үскән татар сабыйлары зум дәресләрендә рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, рәсем ясау аркылы татар телен, мәдәниятен өйрәнәләр”