Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 февраля 2020 07:24

Тел турында мәкальләр

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас. Ананын; балага биргән иң зур бүләге - тел. Ашыккан тел чүпрәккә әйләнә. Аяк белән абынудан тел белән абыну яман. Әдәп башы - тел. Бал тамган телдән агу да тамар. Дөньяда иң ачы нәрсә дә - тел, иң төче нәрсә дә - тел. Елан агуы...

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.

Ананын; балага биргән иң зур бүләге - тел.

Ашыккан тел чүпрәккә әйләнә.

Аяк белән абынудан тел белән абыну яман.

Әдәп башы - тел.

Бал тамган телдән агу да тамар.

Дөньяда иң ачы нәрсә дә - тел, иң төче нәрсә дә - тел.

Елан агуы тешендә, адәмнеке - телендә.

Инсафлының теле саф.

Кесәңдә малың булмаса, телеңдә балың юкмы?

Кеше - теленнән, хайван тезгененнән эләгә.

Кеше теленә чуер таш чатный.

Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

«Көш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

Озын тел елан кебек: авыздан чыкса, муенга урала.

Суны - таяк белән, кешене тел белән үлчиләр.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Татлы тел аю биетә.

Татлы тел еланны да өненнән чыгарыр.

Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Тел белән тегермән тартып булмый.

Тел кечкенә булса да, сүзе дөньяга сыймый.

Тел сөйләр дә керер, ни күрсә дә баш күрер.

Тел татлысы иясенә бал ашатыр, татсызы таяк ашатыр.

Тел таш яра, таш ярмаса баш яра.

Тел җиде кат җир астыннан да таба.

Телдән килгән кулдан да килсен.

Теле барлар халык булган, теле юк лар балык булган.

Теле барның юлы бар.

Теле бозыкның күңеле бозык.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.

Телең озын булса, гомерең кыска булыр.

Телне бал белән кисәләр.

Телнең буе кече, гөнаһы олы.

Телнең зиннәте - тугры сүз.

Тиле илчегә акыллы тылмач кирәк.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Тугры телемне тыя алмыйм, туганыма керә алмыйм.

Фил күтәрмәгәнне тел күтәрә.

Һәр илнең ачкычы - тел, телен белгән ил ачар.