Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 сентября 2020 13:30

Аю бара лап-лап

Максат. Баланы әйберләрне күрергә, күзәтергә өйрәтү. Корсагына яткан баланың каршына, 70-90 см ара калдырып, ике уенчык аюны бер-берсенә якын куегыз. Баланың игътибарын аюларның берсенә җәлеп итеп, сез: “Аю бара лап-лап”, - дия-дия, бер аюны читкә (80-100 см) алып барыгыз. Бала, уенчыкны күзәтә-күзәтә, башын бора, ә соңрак гәүдәсе белән үк борыла....

Максат. Баланы әйберләрне күрергә, күзәтергә өйрәтү.

Корсагына яткан баланың каршына, 70-90 см ара калдырып, ике уенчык аюны бер-берсенә якын куегыз. Баланың игътибарын аюларның берсенә җәлеп итеп, сез: “Аю бара лап-лап”, - дия-дия, бер аюны читкә (80-100 см) алып барыгыз. Бала, уенчыкны күзәтә-күзәтә, башын бора, ә соңрак гәүдәсе белән үк борыла. Икенче аюны каршы якка хәрәкәт иттерегез. Бала икенче якка борылырга мәҗбүр. Аннары аюларны чиратлап баштагы урыннарына китерергә мөмкин. Бу биремне бала белән 2-3 тапкыр рәттән үтәргә була. Уенның дәвамлыгы 2-3 минут.

Игътибар!

*Уенның 1 варианты өчен ачык төстәге шалтыравык яки кыңгыраулы уенчык кирәк булачак.

*Уенның 11 варианты өчен уртача зурлыктагы (20-30 см) музыкаль яки хәрәкәтләнә торган уенчык (биюче аю, барабан сугучы куян һ.б), ачык төстәге теләсә нинди уенчык (резин үрдәк, аумас курчак һ.б.) әзерләргә кирәк.