Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 сентября 2020 11:54

Нәни тәпиләр

Максат. Баланы үз гәүдәсен тоярга күнектерү; аякларын ныгыту; хәрәкәтләрне яраклаштырырга өйрәтү. Уен вакытында баланы аркасына яткырырга кирәк. Ике кулыгыз белән, баланың үкчәләреннән тотып, акрын гына аның аякларын хәрәкәтләндерегез: бер аякны сак кына бөгәргә, икенчесен турайтырга кирәк (велосипедта барган кебек). Уен барышында түбәндәге шигырь юлларын сөйләргә мөмкин: Аякларымны бөгәм, Аннары мин...

Максат. Баланы үз гәүдәсен тоярга күнектерү; аякларын ныгыту; хәрәкәтләрне яраклаштырырга өйрәтү.

Уен вакытында баланы аркасына яткырырга кирәк.

Ике кулыгыз белән, баланың үкчәләреннән тотып, акрын гына аның аякларын хәрәкәтләндерегез: бер аякны сак кына бөгәргә, икенчесен турайтырга кирәк (велосипедта барган кебек). Уен барышында түбәндәге шигырь юлларын сөйләргә мөмкин:

Аякларымны бөгәм,

Аннары мин турайтам.

Тәпиләрем белән шулай

Уйнарга бик яратам.

Акрынлап “велосипедта бару” хәрәкәтләрен тизләтегез. Тиз хәрәкәтләрне акрын хәрәкәтләр белән чиратлаштырырга мөмкин. Уен ахырында балагызны мактагыз, табан асларын, үкчәләрен йомшак кына сыйпагыз.

Кафия Закирова