Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 августа 2020 13:58

Баланың иреген чикләмә...

Ирекләрен чикләмәгез. Малайларга йөгерергә, сикерергә рөхсәт итегез. Балачактан ук малайлар бик җитез, аларга энергияләрен сарыф итәргә кирәк, шуңа күрә сабыйның иреген чикләмәгез, коляскада утыруга караганда, йөгерү аларга күбрәк ошый. Хәрәкәтчән уеннар аңа бары тик файдага гына булыр. Эксперементлар ясасыннар. Ирләрне кечкенәдән үк аларны чолгап алган әйберләрнең төзелеше кызыксындыра. Аларга техника бик...

Ирекләрен чикләмәгез.

Малайларга йөгерергә, сикерергә рөхсәт итегез. Балачактан ук малайлар бик җитез, аларга энергияләрен сарыф итәргә кирәк, шуңа күрә сабыйның иреген чикләмәгез, коляскада утыруга караганда, йөгерү аларга күбрәк ошый. Хәрәкәтчән уеннар аңа бары тик файдага гына булыр.

Эксперементлар ясасыннар.

Ирләрне кечкенәдән үк аларны чолгап алган әйберләрнең төзелеше кызыксындыра. Аларга техника бик ошый. Малайлар, уенчыкларның ни өчен эшләнгәнен аңлар өчен, аларны сүтә. Ачуланмагыз аларны, ә иң яхшысы, сабый үз-үзенә зыян салмасын өчен, куркыныч предметларны җыеп куегыз.

Балаңа күбрәк игътибар бир.

Кечкенә малайлар әниләренә бик нык ияләшкән була. Әниләре яннарында булмаса, алар борчыла башлый. Шуңа күрә 3 яшькә кадәр янында әнисенең булуы сабый өчен бик мөһим. Бала үзен шулай куркынычсызрак хис итә. Баланы балалар бакчасына иртә бирмәскә кирәк, ул үзен ташлап калдырдылар дип уйлый. Аны бакчага акрынлап өйрәтергә кирәк. Ике яшьтән соң  уенчыкларын җыештырырга өйрәтә башлау мөһим.

 

Дәвамы бар

Фото: pixabay.com

Г.Ярмиева