Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 июня 2020 11:57

Нәрсә бүләк итәргә?

Сукоярга шаккатыргыч бүләкләр ошый. Әйтик, аромалампа, шәмдәл. Берәр спектакльгә билет. Фейерверклар, тылсымчы калфагы да бара. Кирәкле, стандарт әйберләр бүләк итмәскә! Балык хыялга бай бүләккә сөенер. Яңа фильм, диск, картина, фотоаппарат – иҗат белән бәйле әйберләр. Буш, зәвыксыз әйбер ала күрмәгез! Кучкар тавыш чыгара торган, күңелле әйберләр ярата. Әйтик, барабан таяклары,...

Сукоярга шаккатыргыч бүләкләр ошый. Әйтик, аромалампа, шәмдәл. Берәр спектакльгә билет. Фейерверклар, тылсымчы калфагы да бара. Кирәкле, стандарт әйберләр бүләк итмәскә!

Балык хыялга бай бүләккә сөенер. Яңа фильм, диск, картина, фотоаппарат – иҗат белән бәйле әйберләр. Буш, зәвыксыз әйбер ала күрмәгез!

Кучкар тавыш чыгара торган, күңелле әйберләр ярата. Әйтик, барабан таяклары, глобус, тере песи, һичьюгы музыкаль уенчык. Үзенә багышлап язган шигырь дә шәп кенә булачак.

Үгезбозауны, киресенчә, өй кирәк-ярагы сөендерер. Аның өчен тартма мөһим түгел, эчендәге әйбер кызыграк. Әйтик, ваза, лампа, икебана, фоторамка.

Игезәкләр өчен идеаль бүләк: романтик, интеллектуаль, зәвыклы булырга тиеш. Амулет, сәгать, телефон футляры, кинога билет. Китап сайлаганда, янына матур кыстыргычы да кирәк булачак!

Кыслага – тирә-ягын бизи торган, тарихи, башкаларда булмаган бүләк. Әйтик, экзотик диңгез кабырчыгы, чит ил сувениры, тарихи романнар. Яраткан ризыгына да сөенәчәк. Бөтен кешегә дә бүләк ителә торган әйбер бирмәскә.

Арыслан шәп, зәвыклы, нәфис бүләккә сөенер. Бүләкнең тартмасы да бай һәм матур ылан өчен ничек бүләк ителүе дә мөһим. Шунысы бар: бүләк Арысланның индивидуальлеген ассызыкларга тиеш. Статуэтка, шкатулка, ислемай да ярый.

Кызларга матур һәм файдалы әйбер ошар.Мавыгуларына туры килгән әйберләр, картина, аквариумына балык, һичьюгы, экзотик җиләк-җимеш. Сыйфатсыз әйберләр кирәкми.

Үлчәү романтик, сентименталь әйберләр ошаячак. Тере чәчәкләр, нәфис беләзек, йомшак уенчык, яраткан конфетлар бүләк итәргә мөмкин. Якыннары белән бүлешерлек һәм өйләрен бизәрлек әйберләрне яратып кабул итәрләр.

Чаян нинди дә булса мәгънә салынган, серле бүләккә сөенер. Берничә кат кәгазьгә төрсәң, тагын да серлерәк тоелыр. Гадәти булмаган амулет, сувенир әйбәт булыр.

Укчы заманча, экзотик әйберләрне ярата. Ул – натурасы белән сәяхәтче, шуның белән бәйле әйберләр бүләк итә аласың: биштәр, атлас, компас, чит илләр турында китаплар. Көнкүреш кирәк-яраклары аның өчен кызык түгел.

Кәҗәмөгез гел кирәк була торган бүләкләргә сөенер. Өй кирәк-яраклары, шкатулка, сумка, үз портретын ясап бирә аласың. Сыйфатсыз һәм бер файдасы да булмаган нәрсәләр алмаска.