Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 июня 2022 13:09

Сабантуй

 Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, халык гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.    Бүген, 9 июнь көнне Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да...

 Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, халык гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.

   Бүген, 9 июнь көнне Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Балаларыбыз өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен «Ат чабышы» белән башлап җибәрде. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән «атлар» ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар.

   «Капчык сугышы», «Аркан тартыш», ярышларында да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала. «Чиләк белән су ташу», «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү» уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.

   Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана. Шул исәптән, малайларыбыз өчен Милли Көрәш бәйгесе оештырылды.

  Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен биеделәр. Киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.

  Шулай итеп, Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.