Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 апреля 2021 10:54

Могҗизалы юллар

Кояш чыккан матур көндә Ятмыйм мин өйдә бер дә. Иртүк барам бакчага Әнием белән бергә.   Тукталышка хәтле җәяү, Зур юл аша чыгабыз. Светофорның яшел утын Көтеп сабыр торабыз.   Яшел янгач, уңга карап, Аннан соң карап сулга Әнинең кулын җибәрми Атлыйм мин горур алга!   Могҗизалы юллар көтә, Һәр...

Кояш чыккан матур көндә

Ятмыйм мин өйдә бер дә.

Иртүк барам бакчага

Әнием белән бергә.

 

Тукталышка хәтле җәяү,

Зур юл аша чыгабыз.

Светофорның яшел утын

Көтеп сабыр торабыз.

 

Яшел янгач, уңга карап,

Аннан соң карап сулга

Әнинең кулын җибәрми

Атлыйм мин горур алга!

 

Могҗизалы юллар көтә,

Һәр көнне мине иртән.

Юл кагыйдәләрен белсәң,

Юлында булмас киртә!

Нәҗмиева Камилә Фәнзил кызы, Казан шәһәре 147 нче балалар бакчасы тәрбиячесе