Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 февраля 2021 10:04

Минем ял көннәрем...

Ял көннәрен мин сагынып көтеп алам. Укып алҗыганнан дип уйлый күрмәгез. Мин укырга да бик яратам. Без беренче сыйныфта булгач, атнага биш кенә көн укыйбыз бит. Мин ял көннәрен әнием белән бергә уздырганга яратам. Чөнки әнинең дә эшкә барасы юк, мин дә өйдә. Иртән тору белән юынып, зарядкалар ясагач, мин...

Ял көннәрен мин сагынып көтеп алам. Укып алҗыганнан дип уйлый күрмәгез. Мин укырга да бик яратам. Без беренче сыйныфта булгач, атнага биш кенә көн укыйбыз бит. Мин ял көннәрен әнием белән бергә уздырганга яратам. Чөнки әнинең дә эшкә барасы юк, мин дә өйдә. Иртән тору белән юынып, зарядкалар ясагач, мин әниемә өй эшләрендә булышам: гөлләргә су сибәм, тузаннар сөртәм. Аннан без әнием белән берәр тәмлүшкә пешерәбез. Бигрәк тә бәрәңге тәкәсен бик яратып пешерәбез. Гаиләбез белән тәмләп ашагач, мин урамга уйнарга чыгам. Анда дусларым белән чана шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Менә шулай бик кызыклы уза минем ял көннәрем.

Азалина Миргаләүова, 1 нче сыйныф