Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 февраля 2021 09:59

Февраль каникулына китәбез

Мин яңа ел ялларын зарыгып, сагынып көтеп алдым. Бигрәк озын яллар дисәк тә, бик тиз генә үтеп тә киттеләр ул ял көннәре. Мин бер дә тик тора торган малай түгел. Каникулда укытучы апам биргән китапларны укыдым. Көннәр буена урамда чана-чаңгы шудым. Әтиемә кар көрәргә булыштым, әниемә дә өйдә ярдәм иттем....

Мин яңа ел ялларын зарыгып, сагынып көтеп алдым. Бигрәк озын яллар дисәк тә, бик тиз генә үтеп тә киттеләр ул ял көннәре. Мин бер дә тик тора торган малай түгел. Каникулда укытучы апам биргән китапларны укыдым. Көннәр буена урамда чана-чаңгы шудым. Әтиемә кар көрәргә булыштым, әниемә дә өйдә ярдәм иттем. Мөслимдә яшәүче әбиемнәргә кунакка бардым. Кунакта да тик ятмадым, әбиемә булыштым. Әбием белән кибетләргә йөрдек, урам чыршысы янына чана шуарга бардык. Миңа каникул бик ошады.

Без яңа көчләр җыеп, укырга килдек. Инде менә 3 атнаны укып та бетердек, тагын февраль каникулына китәбез. Мин бу ялларымны да кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга планлаштырам.

Илназ Хафизов, 1 нче сыйныф