Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 февраля 2021 09:52

Кар көрәү авыр эшме?

Мин кышның салкын көннәрен яратам, чөнки андый көннәрдә кар яумый. Кар яумагач, кар да көрисе юк. Кар көрәү авыр эш булмаса да, ихатабыз зур булгач, шактый маташырга туры килә. Кайбер көннәрне кар көри торгач, караңгылар төшеп бетә. Җәй көннәре кебек үк, кышның да һәр көне файдалы уза бездә. Йорт эшләре...

Мин кышның салкын көннәрен яратам, чөнки андый көннәрдә кар яумый. Кар яумагач, кар да көрисе юк. Кар көрәү авыр эш булмаса да, ихатабыз зур булгач, шактый маташырга туры килә. Кайбер көннәрне кар көри торгач, караңгылар төшеп бетә.

Җәй көннәре кебек үк, кышның да һәр көне файдалы уза бездә. Йорт эшләре беткәч, мин тауга чана шуарга да барам. Тау шуганда бик рәхәт, битләргә карлар сибелә. Таудан төшүе бик күңелле, ә менә менүе генә алҗыта.

Беркөнне без гаиләбез белән күрше авылга Сәхрәт чокырына чана шуарга бардык. Туйганчы ауный-тәгәри чана шудык. Берочтан кышкы табигатьне дә күзәттек. Алып барган кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйландык.

Рәфил Баһауов, 4 нче сыйныф