Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 февраля 2021 07:48

Ни өчен Ләкләкнең каурыйлары ак?

Борын-борын заманнан барлык кошларның каурыйлары ак булган. Ә аларның бер-берсеннән бик тә аерылып торасылары килгән икән. Кошлар сазлыкта бер бака яшәгәнен һәм аның пумаласы, буяулары барлыгын белгәннәр дә, аның янына килгәннәр. Бака кошларны төрле төсләргә буйый башлаган: кызылтүшкә алсу күкрәк, песнәккә – сары, тавис кошына - аллы-гөлле койрык ясаган. Рәссам –...

Борын-борын заманнан барлык кошларның каурыйлары ак булган. Ә аларның бер-берсеннән бик тә аерылып торасылары килгән икән. Кошлар сазлыкта бер бака яшәгәнен һәм аның пумаласы, буяулары барлыгын белгәннәр дә, аның янына килгәннәр. Бака кошларны төрле төсләргә буйый башлаган: кызылтүшкә алсу күкрәк, песнәккә – сары, тавис кошына - аллы-гөлле койрык ясаган. Рәссам – баканың бөтен буяулары беткән һәм шунда Ләкләкнең генә буяусыз калганы ачыкланган. Бака куркуыннан сазлыкка сикергән, чөнки ул шундый кечкенә, ә Ләкләк шундый зур. Шул вакыттан бирле ак Ләкләкләр сазлык өстеннән очалар һәм бакаларны күзлиләр, ә бакалар алардан ләмгә кадәр качалар.

 

 

Автор сказки: Масальская Ольга Борисовна

Тәрҗемәче: Насыйбуллина Фәния Тәлгать кызы