Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2019 06:42

Кукмара районы Байлангар балалар бакчасында «Татар кызчыгы-2019» бәйгесе

Балаларның икенче йорты булган Байлангар балалар бакчасы инде күп еллардан бирле нәниләрне үз кочагына җыеп иркәли, тәрбияли, сөя. Биредә балаларга күпьяклы белем һәм тәрбия бирү өчен дә уңай шартлар тудырылган. Халкыбызның мирасын, гореф-гадәтләрен саклау, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, яшьтән үк милли тәрбия бирү максатында төрле чаралар уздырыла. Милли йолаларга багышланган...

Балаларның икенче йорты булган Байлангар балалар бакчасы инде күп еллардан бирле нәниләрне үз кочагына җыеп иркәли, тәрбияли, сөя. Биредә балаларга күпьяклы белем һәм тәрбия бирү өчен дә уңай шартлар тудырылган.

Халкыбызның мирасын, гореф-гадәтләрен саклау, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, яшьтән үк милли тәрбия бирү максатында төрле чаралар уздырыла. Милли йолаларга багышланган чараларда, тәрбиячеләребез әти-әни белән берлектә татар милли уеннарын, халык авыз иҗаты әсәрләрен бик теләп кулланалар.

Быел балалар бакчасында беренче тапкыр «Татар кызчыгы-2019» бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә Зәмирә Гыйльфиева, Дилия Харисова, Динә Нурмиевалар катнашты. Бәйге кысаларында кызларга үзләрен иҗади яктан күрсәтергә, милли киемнәрне орнаментлар белән бизәргә һәм зирәклекләрен күрсәтергә кирәк иде. Катнашучылар, шулай ук өйләрендә әниләре белән пешереп алып килгән милли ризыкларын шигырьләр белән якладылар. Әлеге бәйгедә Дилия Харисова уңышлы чыгыш ясаганнан соң, балалар бакчасы данын яклап Кукмара шәһәре «Галактика» балалар иҗаты үзәгендә узган бәйгедә катнашты һәм «Иң моңлы бала» номинациясендә җиңү яулады. Район күләмендә үткән әлеге мәртәбәле бәйгедә кечкенә балаларның осталыкларына, сөйләмнәренә шаккатып, алар белән горурланып утырдым. Дилия кебек таланлы кызларыбыз булганда киләчәгебез өметле дияргә тулы хакыбыз бар.

Кәримуллина Резедә Рифат Кызы балалар бакчасы мөдире