Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 декабря 2019 07:08

«Сәйяр» йолдызлары – 2019» Ш.Мәрҗани исемендәге 2 гимназиянең 3 сыйныфы

Соңгы дистә еллар эчендә укыту-тәрбия процессында бик күп үзгәрешләр бара. Татар гимназиясе укытучысы алдында ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, аның байлыгын, матурлыгын ачып бирү; үз халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган сәләтле балалар үстерү бурычы тора. Баланың теге яки бу сәләтен уңай шартлар тудырган очракта гына...

Соңгы дистә еллар эчендә укыту-тәрбия процессында бик күп үзгәрешләр бара. Татар гимназиясе укытучысы алдында ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, аның байлыгын, матурлыгын ачып бирү; үз халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган сәләтле балалар үстерү бурычы тора.

Баланың теге яки бу сәләтен уңай шартлар тудырган очракта гына табып яки ачып була. Монда инде баланың тирә-ягындагы кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Бала, ата-ана,белем бирү йортының кулга-кул тотынып эшләве генә сәләтле балалар үстерү эшендә тиешле нәтиҗәне бирә ала. Укучылар белән эшләү дәверемдә төп максат итеп түбәндәгеләрне алдым: белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә торган шәхес тәрбияләү.

Гимназиябездә эшләп килә торган Бердәм тәрбия программасы бүгенге көндә бик актуаль чараларны туплаган, анда эш төрле юнәлешләрдә алып барыла. Бу программа кыйссаларында эшләү укучылырның активлыгын, зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә һичшиксез ярдәм итә. Балалар бердәм, дус-тату яшәргә өйрәнәләр. Төрле бәйрәмнәрдә сәхнәдә укучыларның үзләрен күрсәтә алулары, аларда булган ышынычны, киләчәккә өметне арттырырга ярдәм итә

Гаилә һәм гимназиябез дуслыгын ныгыту: аларның бердәмлеген алга таба үстерү, һәр укучыны шәхес буларак белемле, культуралы, нык ихтыярлы итеп тәрбияләү, кешеләргә мәрхәмәтле һәм ихтирамлы булырга өйрәтү юлларын без бергәләп гамәлгә ашырабыз.

Соңгы 5 елда традициягә кереп киткән театр фестивале балаларның күңелендә тирән хәтирәләр калдырыр. Әзерлек башланды. Берничә әсәрне әти-әниләр белән группаларга бүлеп укыдык.Үзебезгә ошаган әсәрне сайладык. Рольләрне бүлү дә җиңел генә хәл ителә торган нәрсә түгел. Татарча матур итеп сөйли белә торганнарны, хәтердә тиз калдыра алганнарны, җырчыларны-барысын да барларга кирәк. Әле дә ярый үзебездә җырчылар күп.

Күңелле дә инде бергәләп уйнаганда. Тырышып, мавыгып, рәхәтләнеп әвәләнәсең инде менә. Беләсезме, без былтыр сәхнәдә беренче тапкыр уйнадык.

Без куйган спектакль Нәби Дәүли әсәре буенча куелган «Җырлап узган җәй» дип аталды. Әлеге сәхнә уенына әзерлек барганда без барыбыз да күмәк булып, ярдәмләшеп эшләүнең бик кирәклеген аңладык. Аерым-аерым беркем бернәрсә майтара алмый икән лабаса, җәмәгать! Рольләр ятланырга тиеш, музыка, сәхнә костюмнары, реквизит хәстәрләнергә тиеш... Боларны рәтләп, җайга салырга безгә ярдәмчеләр күп кирәк булды.

Безнең гимназиябез һәрбер башлангычка игътибар белән карый. Шуңа күрә, безнең театр конкурсына әзерлектә ярдәмгә режиссер Нурания ханым Җамали килде. Безне яратып, үз итеп, канат астына алып профессиональ киңәшләре белән безнең спектакль уйнавыбызны шомартып, югары баскычка күтәрде.

Әти-әниләрдән башка да бу эшне җырып чыгуы кыен булыр иде, мөгаен.Алар безгә сүзләрне ятлауда ярдәм итте, костюмнар хәстәрләү, сәхнә өчен декорацияләрне булдыру да алар өстендә булды. Ул декорацияләрне күз карасыдай саклап бер урыннан икенче урынга күчереп йөртүе генә дә ни тора! Бу уңышларда үземнең көчем дә аз кермәде. Укучыларым өчен җанып-көеп, һәрберсен тыңлап, тиешле интонация белән сөйләтеп, уенын-җырын оештырып, дәресләрдән соң репетицияләр ясап ничәмә-ничә сәгатьләр үтте...

Сәхнәдә спектакль уйнау балаларга бик ошады. Вакыйгасы гына түгел, әзерлеге дә, нәтиҗәсе дә безнең күңелләргә хуш килерлек булды. Безнекенә генә дип әйтү дөреслеккә туры килмәстер дә, чөнки тамашачылар дәррәү кул чабып, алкышлар бүләк иттеләр! «Әфәрин!» - сүзләре ишетелде. Караучылар арасындә мәртәбәле жюри агъзалары да, укытучы, әти-әниләр дә, ә иң мөһиме балалар да бар иде.

Театр-дәрес кебек. Аның аркылы тамашачыга тәрбия биреп тә, шелтә белдереп тә, матурлыкка өйрәтеп тә, җылы хисләр өләшеп тә була. Без дә тамашачыны сәхнәдә торып эшчән, тырыш, игътибарлы булырга, нечкә күңелле, бердәм, ярдәмчел булырга өндәдек. Әлбәттә, нәтиҗә белән, яулап алган җиңү белән без бик канәгать. Һәм алда тагын мондый татлы җиңү тәмен, мәшәкатьләр бихисап булуга карамастан, татып карыйсы килеп тора инде, дуслар!

Ш.Мәрҗани исемендәге 2 гимназиянең 3 сыйныфы класс җитәкчесе Фатхиева Рәмлә Нурулловна.