Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 декабря 2019 12:11

«Сәйяр» йолдызлары – 2019» Кукмара районы өченче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы

Кукмара шәһәре өченче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасының «Нәни артистлар» тугәрәге, ел саен диярлек, «Сәйяр» театр фестивалендә катнашып килә һәм җиңуләр яулый. Әлеге конкурста без бик теләп катнашабыз. Бакчабызда татар теле тәрбиячесе Хәсәнҗанова Гөлназ Наил кызы, логопед Әхмәтҗанова Диләрә Мансур кызы һәм физик тәрбия буенча инструктор Ирбулдина Индира Кисан кызы җитәкчелегендә...

Кукмара шәһәре өченче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасының «Нәни артистлар» тугәрәге, ел саен диярлек, «Сәйяр» театр фестивалендә катнашып килә һәм җиңуләр яулый. Әлеге конкурста без бик теләп катнашабыз. Бакчабызда татар теле тәрбиячесе Хәсәнҗанова Гөлназ Наил кызы, логопед Әхмәтҗанова Диләрә Мансур кызы һәм физик тәрбия буенча инструктор Ирбулдина Индира Кисан кызы җитәкчелегендә «Нәни артистлар» түгәрәге эшләп килә. Тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә, актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Балалар белән сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, чиста, аңлашылырлык, дөрес итеп сөйләүне таләп иткәндә, музыка өлешләрен башкарган очракта гына уңай нәтиҗә алып була.

Бу уку елында безнен балаларның иң олыларына 4 яшь, шунлыктан без зур күләмле булмаган «Күмәчкәй» әкиятен сәхнәләштердек.

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм өйрәтергә тырыштык. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Театр нәниләрне сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен, сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Рус балалары да бик теләп катнашалар. Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр.

Без әлеге әкиятне сәхнәләштергәндә барлык куйган максатларга да ирештек. Сезгә дә безнең театр куңелегезгә куш килгән дип уйлыйбыз.

Киләчәктә дә сөйләм телен үстерүдә, сәхнәләштерү эшчәнлеге өстендә эшебезне дәвам итәрбез һәм зур уңышларга ирешербез дип ышанам.

Татар теле тәрбиячесе Хәсәнҗанова Гөлназ Наил кызы