Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 декабря 2019 07:24

«Сәйяр» йолдызлары – 2019» Ютазы районының 2 нче санлы Урыссу урта мәктәбе «Ямьле балачак» төркеме

Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыруның төрле юллары бар. Шуларның берсе - баланы сәхнәгә тарту. Сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә. Беренчедән, бала ана телендә матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә. Икенчедән, укучыда аудитория алдында үзен иркен тоту, югалып калмау, кыю булу кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Соңгысы бүгенге яшәеш шартларында аеруча...

Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыруның төрле юллары бар. Шуларның берсе - баланы сәхнәгә тарту. Сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә. Беренчедән, бала ана телендә матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә. Икенчедән, укучыда аудитория алдында үзен иркен тоту, югалып калмау, кыю булу кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Соңгысы бүгенге яшәеш шартларында аеруча мөһим. Өченчедән, түгәрәккә йөргән баланың ана теленә мөнәсәбәте үзгәрә, анда телне өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә.

Ата-аналар белән элемтәне ныгыту максатыннан, Ютазы районының 2 нче санлы Урыссу урта мәктәбендә оештырылган “Ямьле балачак”төркеме 2015 нче елдан эшләп килә. Төркемдә төрле яшьтәге укучылар катнаша. 2015 нче елдан төркемнең җитәкчесе туган (татар) тел укытучысы Юсупова Руфина Рим кызы булса, 2019 нчы елдан Хөсәенова Лилия Тәкъсин кызы белән берлектә нәтиҗәле эш барабыз.

Әсәрләрне сәхнәләштерү, балаларның артистлык сәләтләрен үстерү күп көч таләп итә торган процесс. Моның өчен иң беренче күпкырлы һәм күптөрле әзерлек эшләре алып баруы зарур.Әсәрләрне сәхнәләштергәндә беренче чиратта үзебез һәм балалар белән эшләү өчен план төзүдән башлыйбыз: әсәрләрбалаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлана; балалар әкият белән таныштырыла; геройларның кылган гамәлләренә, үз-үзләрен тотышларына анализ ясала һәм бәя бирелә. Алга таба әкият өчен кирәкле булган атрибутлар, костюмнар, декорациялар зәвык белән әзерлибез. Осталыкларын исәпкә алып балаларны рольләргә бүләбез.

Укучылар төрле сәхнә әсәрләре белән мәктәптә, район мәдәният йортында, республикабызның төрле шәһәрләрендә нәтиҗәле чыгыш ясыйлар.