Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 ноября 2020 13:56

Рольләргә бүлеп сөйләү өчен шигырьләр

Аю – Кая юл тоттың, Аю? – Калага – чыршыларга. – Чыршылар сиңа нигә? – Яңа ел каршыларга. – Ә соң кая куярсың? – Урын булыр, анысы. – Урманда чыршы юкмы? – Җәл шул урмандагысы. Григоре Виеру, Молдава шагыйре Мәче нигә мыеклы? –Әни, әни, әйт әле, мәче нигә мыеклы? –Тычканнарны...

Аю

Кая юл тоттың, Аю?

Калага – чыршыларга.

Чыршылар сиңа нигә?

Яңа ел каршыларга.

Ә соң кая куярсың?

Урын булыр, анысы.

Урманда чыршы юкмы?

Җәл шул урмандагысы.

Григоре Виеру,

Молдава шагыйре

Мәче нигә мыеклы?

Әни, әни, әйт әле,

мәче нигә мыеклы?

Тычканнарны бик ерактан

Сизеп алсын өченгә.

Мыек түгел, антенна ул

Безнең елгыр мәчегә.

Әни, әни, алай булгач,

Мәче телевизормы?

Марсель Галиев

Әнкәсе белән улы

Дөмбер-дөмбер кем йөри?

Дөмбер-дөмбер җил йөри.

Ник кага ул калайны?

Чакыра бер малайны.

Ә ул малай ник чыкмый?

Малай дәресен укый.

Дәресен укыр соңыннан...

Юк, юк, улым...Җил тынган.

Фәнис Яруллин