Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 ноября 2020 13:55

Әниләргә багышланган шигырьләр

Бүген әниләр бәйрәме Нигә бүген бутен җирдә Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш көлеп карый, - Беләбез һәммәбез дә. Бүген әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана. Әниләрнең бәйрәменә Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар. Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, Теләгем бар минем...

Бүген әниләр бәйрәме

Нигә бүген бутен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый, -

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

 

Резеда Вәлиева

Үсәсем бар

Минем әни шундый әйбәт –

Мактап кына тора ул:

“Улым бигрәк уңган!” – диеп,

Миңа канат куя ул.

Әни мине мактаганда

Очып китәрдәй булам.

Бер талпынсам, йолдызга да

Менеп җитәрдәй булам!

“Эшчән кеше тиз үсә”, - ди,

Белми әйтмәс әнием!

Үсәсем бар, - мин бит әле

Төпчек улы әнинең.

Кушканны да көтми эшлим –

Бик үсәсем килә ич!

Көн дә үсәм, әниемә

Зур-зур егет кирәк ич!

Фирая Зыятдинова