Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 ноября 2020 11:17

Кар бабай кая киткән?

  Алсу белән Марат кар бабай ясарга булганнар. Кар тәгәрәтә башлаганнар. Тик күпме тәгәрәтсәләр дә, кар ябышмый, тарала да китә, ди. Шуннан соң Алсу елап җибәргән. Кар бабайны бик тә ясыйсы килгән шул аның. Марат әйткән:  – Ярар, кар бабай үзем булам! – дигән. Алсу куанычыннан кулларын чәбәкләгән. Марат баскан, Алсу...

 

Алсу белән Марат кар бабай ясарга булганнар. Кар тәгәрәтә башлаганнар. Тик күпме тәгәрәтсәләр дә, кар ябышмый, тарала да китә, ди. Шуннан соң Алсу елап җибәргән. Кар бабайны бик тә ясыйсы килгән шул аның.

Марат әйткән:

 – Ярар, кар бабай үзем булам! – дигән.

Алсу куанычыннан кулларын чәбәкләгән.

Марат баскан, Алсу аның кулына себерке тоттырган, башына чиләк кидергән һәм куанычыннан җырлый-җырлый бии башлаган:

Кар бабай, кар бабай,

Безне бик ярата.

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

Кар бабай! Минем кар бабаем бар! – дигән һәм кар бабай тирәсендә әйләнеп йөри башлаган. Аның ишегалдына чана шуарга чыккан бүтән балалар да да кушылганнар. Кар бабай аларга бик тә ошаган.

Маратның да кар бабай тирәсендә биисе килгән. Балаларга ул да кушылган.

Җырлап-биеп арыгач карасалар, кар бабайдан җилләр искән. Иске чиләге белән себеркесе генә аунап калган.

Ары караганнар, бире караганнар, шуннан соң аптырап кулларын җәйгәннәр.

 – Кая китте соң шул арада? – дип аптырашканнар.

Чынлап та, кая киткән икән ул?

Сәмига Сәүбанова