Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2020 12:38

Һөнәрләр турында шигырьләр

Һөнәрләр турында шигырьләр Кем кем була? Илшат мөгаллим була, Илдар зур галим була. “Кибет ачам берүзем!” – Диеп куйды Гөлйөзем. “Бизнесмен!” – диде Марат, Хәйләкәр генә карап. Депутат була Таһир, Ул күп сөйләргә маһир... Үскәнен көтә-көтә, Илгиз автобус “йөртә”. Айгөл билет сатачак... Йолдыз өйдә ятачак... Ник эндәшми соң? Нигә?.. Озак...

Һөнәрләр турында шигырьләр

Кем кем була?

Илшат мөгаллим була,

Илдар зур галим була.

“Кибет ачам берүзем!” –

Диеп куйды Гөлйөзем.

“Бизнесмен!” – диде Марат,

Хәйләкәр генә карап.

Депутат була Таһир,

Ул күп сөйләргә маһир...

Үскәнен көтә-көтә,

Илгиз автобус “йөртә”.

Айгөл билет сатачак...

Йолдыз өйдә ятачак...

Ник эндәшми соң? Нигә?..

Озак уйлый бу Динә...

Менә ул телгә килде:

“Мин Динә булам!”- диде...

Ленар Шәех

Доктор апа

Ничек алай була икән

Доктор апаның кулы:

Эсселәсәң – салкынча күк,

Ә туңсаң – шундый җылы.

Ап-ак бүлмәгә керә ул,

Ап-ак халатын кия ул.

Чирең булса: “И, тәмле”, - дип,

Иң әче дару бирә ул.

Эчкәндә чырай сытыла,

Ә терелгәч көләсең.

“Тәмле” дигән сүзнең серен

Шулвакытта беләсең.

Газиз Нәбиуллин