Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2020 10:29

Яңа елга багышланган шигырьләр

Бәйрәмнәр кирәк безгә!.. Кыш килде Урамнарга, бакчаларга, Урман, кырлар өстенә Ак мамыктай күбәләк кар Төшә дә төшә генә. Һава саф – рәхәт суларга, Яп-якты бөтен урын, Кыш бабай килде кунакка, Җир киде йомшак тунын. Мостафа Ногман Кыш бабай килгән Безгә Кыш бабай килгән, Яңа ел алып килгән. Капчыгына күп итеп...

Бәйрәмнәр кирәк безгә!..

Кыш килде

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын,

Кыш бабай килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.

Мостафа Ногман

Кыш бабай килгән

Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

Рафис Корбан

Кыш бабай

Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең.

Туфан Миңнуллин