Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 октября 2020 12:11

Тук-тук

—        Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук! —        Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде. —        Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук! Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы. —       ...

—        Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук!

—        Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде.

—        Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук!

Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы.

—        Ә бу абыйлар ни эшлиләр? Бүрәнәләргә атланып утырганнар да балталары белән чабалар, юналар: тук-тук! Тук-тук!

—        Алар, бәгърем, балта осталары, безгә матур, якты, җылы йортлар салалар.

—        Ә бу абыйлар кемнәр? Тирли-тирли, кызыл тимерләрдән йолдызлар чәчрәтәләр! Тук-тук! Тук-тук!

—        Алар, күз алмам, тимерчеләр. Тимердән безгә кирәк нәрсәләр ясыйлар...

Алар бар да кадерлеләр. Бәләкәй малай, өйдә берүзе генә калгач, кулына чүкеч алды. Ләкин ни эшләргә? Чиләк ясар иде — калай табылмады. Тимергә сугасың-сугасың, утлы йолдызлар чәчрәмәгәнгә күрәдер инде, бернәрсә дә ясалмый, тик тавыш кына яңгырый: тук-тук! Тук-тук!

—        Бу кадакка мин пальтомны элермен, бу кадакка — әнинең күлмәген, ә монысына — көянтә, көянтә янына — чүмеч, чүмеч янына — чәйнек, чәйнек янына — ләгән, ләгән янына — чиләк, чиләк янына — иләк... Тук-тук! Тук-тук! Эленмәгән әйбер калмады. «Калган кадакларны инде кая куярга?» — дип торганда гына әнисе кайтып керде.

—        Әнкәм, күр әле, ничаклы кадак кактым: тук-тук. Мин кадерлеме инде? — дип сорады малай.

Әнкәсе:

—        Кадакларны болай теләсә кая кагып, стенаны бозарга һич тә ярамый, улым,— дип, бәләкәчкә төшендерде. Бәләкәч хәзер стенага кадакларны кирәкмәгәнгә бер дә какмый. Ул инде самолет ясый. Ишетәсезме? Тук-тук! Тук-тук!

Идрис Туктар