Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 августа 2020 07:40

Дачада

Айнур белән Алсу шәһәр уртасында яши. Биек йортның сигезенче катында. Балконга чыгасың да, туйганчы, урам күзәтәсең. Анда тыз-быз машиналар чаба. Трамвайлар йөгерә. Абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар каядыр ашыга. Алар йортлар артына китеп югалалар. Айнур белән Алсуның да шунда барасы килә. Ә быелгы яз аларга шатлык алып килде. Әтиләре шәһәр кырыенда...

Айнур белән Алсу шәһәр уртасында яши. Биек йортның сигезенче катында. Балконга чыгасың да, туйганчы, урам күзәтәсең. Анда тыз-быз машиналар чаба. Трамвайлар йөгерә. Абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар каядыр ашыга. Алар йортлар артына китеп югалалар. Айнур белән Алсуның да шунда барасы килә.

Ә быелгы яз аларга шатлык алып килде. Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды.

Дачалары каенлык уртасында аланда икән. Өй зәңгәр, яшел, ак буяуларга буялган. Идәне сап-сары.

— Йә, ничек, ошыймы сезгә дача? — дип сорады әтиләре.

— Әй-йе. Без монда хәзер җәй буе торабызмы?

— Теләсәгез, җәй буе да мөмкин.

Әниләре аш-су әзерли башлады. Әбиләре яшелчәләргә су сибәргә чыгып китте. Әтиләре баскычка юнәлде. Ул ике кулы белән баш очындагы тоткаларны эткән иде, түшәм ишек кебек өскә ачылды да китте. Ур-ра! Монда берсендә — диван, икенчесендә карават торган бүлмәләр бар икән ич. Айнур

мәтәлчек атып алды. Тиздән аш өлгерде, чәй кайнады. Яңа дачада беренче мәртәбә табын янына җыелдылар. Шатлыкны кайбер күршеләр дә уртаклашты. Алар Айнур белән Алсуга үзләре үстергән чәчәкләр бүләк иттеләр.

Әй кызык икән дачада!

Тәүфикъ Әйди