Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 августа 2020 07:27

Бал кортлары һәм яңгыр

Кичә кичке якта яңгыр яуган иде. Наҗия балалар бакчасыннан кайтышлый ярыйсы гына чыланды... Шуңа күрә, бүген иртән тору белән үк, ул тәрәзәгә бакты. Көн бүген дә болытлы күренә. Юк инде, Наҗия бүген алдатмас: үзе белән кечкенә кулчатырын да алачак. Әнисе исә бакчадагы умарта ояларына ишарәләде: — Бүген яңгыр булмас, кызым,...

Кичә кичке якта яңгыр яуган иде. Наҗия балалар бакчасыннан кайтышлый ярыйсы гына чыланды...

Шуңа күрә, бүген иртән тору белән үк, ул тәрәзәгә бакты. Көн бүген дә болытлы күренә. Юк инде, Наҗия бүген алдатмас: үзе белән кечкенә кулчатырын да алачак. Әнисе исә бакчадагы умарта ояларына ишарәләде:

— Бүген яңгыр булмас, кызым, кулчатырыңны алып торма, — диде. Көндез яңгыр явасы булса, кортлар ояларыннан борыннарын да күрсәтмиләр. Ә бүген исә, әнә күр, алар ничек иртә күтәрелгәннәр, ничек дәртләнеп очалар. Чын икән, ул көнне Наҗиягә кулчатырның кирәге булмады, бер тамчы да яңгыр яумады. «Кара син аны, үзләре нәп-нәни кортлар, ә көннең нинди буласын әллә каян беләләр», — дип гаҗәпләнде Наҗия...

Альберт Хәсәнов