Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 августа 2020 08:26

Балалар бакчасы турында шигырьләр

Ул бакчаны ярата (Г.Лотфи)   Көн саен Ләйлә Бакчага килә. Соң гына кайта Кич белән өйгә.     Ярата Ләйлә Көн үткәрергә Иптәшләр белән Бакчада бергә.   Төрле уенчык, Курчаклар монда, Кайтасы килми Ләйләнең шуңа.   – Әнием, – ди ул, – Ашыгып йөрмә. Мине алырга Бик иртә килмә!  ...

Ул бакчаны ярата (Г.Лотфи)

 

Көн саен Ләйлә

Бакчага килә.

Соң гына кайта

Кич белән өйгә.

 

 

Ярата Ләйлә

Көн үткәрергә

Иптәшләр белән

Бакчада бергә.

 

Төрле уенчык,

Курчаклар монда,

Кайтасы килми

Ләйләнең шуңа.

 

– Әнием, – ди ул, –

Ашыгып йөрмә.

Мине алырга

Бик иртә килмә!

 

 

Безнең бакчабыз (Б.Рәхмәт)

Ямь-яшел бакчада

Бик матур бакча бар:

Чын бакча түгел тик, –

Ул – ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

Эче дә, тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез «Бакча» дип.

Бик матур шул

Балалар бакчасы.

 

“Безнең бакчада” (Резеда Вәлиева)

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар,

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

“Дустым” сүзен дүрт телдә

Өйрәндем мин үзем дә,

Әйтә беләм дүрт телдә

“Исәнмесез” сүзен дә.

 

Өйрәндек без җырлар да

Төрле телдә җырларга

Төрле әниләр килә

Ул җырларны тыңларга.

Төрле костюмнар киеп

Йөрибез җырлап – биеп,

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме диеп.