Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июня 2020 10:28

Эльмира Шәрифуллина шигырьләре

Балдай татлы балачак Балдан татлы бала чагым, Күпме хисләрем синдә. Күпме иркәләү, сөелү, Күпме җылы кул иңдә. Балдай татлы балачакта Җир җиләкләре тәме. Тәмле балачак күгендә Киләчәк көннәр гаме! Син — минем нәнием Син — минем нәнием, Яңгырның шифасы, Табигать җимеше. Җылысы син, балам. Син — минем җирдәге Җиремә гомерлек...

Балдай татлы балачак

Балдан татлы бала чагым,

Күпме хисләрем синдә.

Күпме иркәләү, сөелү,

Күпме җылы кул иңдә.

Балдай татлы балачакта

Җир җиләкләре тәме.

Тәмле балачак күгендә

Киләчәк көннәр гаме!

Син — минем нәнием

Син — минем нәнием,

Яңгырның шифасы,

Табигать җимеше.

Җылысы син, балам.

Син — минем җирдәге

Җиремә гомерлек

Йөрәгем тибеше.

Җыр булып кил, балам.

Синдә ул кояшның

Күлләрдәй серле ул

Яктысы, нурлары.

Күзләрең карасы.

Син булсаң ямьләнә,

Күзеңә төбәлгән

Яшәрә Җир шары.

Туган ил карашы.

Сабантуй

Сабантуймы, сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул.

Җиңүләр уе бит ул.

Чаптар өстендә чабып,

Катыктан тәңкә табып,

Колга башына менеп,

Узышлыга йөгереп

Һәм татарча көрәшеп,

Аркан белән сөйрәшеп,

Ватмый, йомырка ташып,

Тапкырлыкта сыгнашып.

Җиңсәң әгәр,-

Сабантуй _

Эчкә шатлык

Сыймас туй!