Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июня 2020 10:05

Җәвад Тәрҗеманов әкиятләре

Җиләккә барганда Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле...» — дигән. «Әйдә,— дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр». Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына, койрыгын уйнаткалап, маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам...» Ә коймага кунган...

Җиләккә барганда

Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле...» — дигән. «Әйдә,— дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр».

Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына, койрыгын уйнаткалап, маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам...»

Ә коймага кунган тавык малае, канатларын җилпеп: «Кик-рикү-үк! Әйдә, киттек хәзер үк!» — дип кычкырган.

Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк. Баралар, баралар икән болар, шулчак каршыларына кызыл оек кигән каз бәбкәсе килеп чыккан: «Кыйгак-кыйгак, болай матур итеп тезелеп, кая киттегез?» Тегеләр: «Урманга җиләккә барабыз, дигәннәр. Әйдә син дә безнең белән. Бергә-бергә күңелле булыр». Тагын кузгалып киткәннәр болар. Иң алдан, зур-зур атлап, Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кик рикүк, иң арттан — Кыйгак. Баралар, баралар икән болар, болында әнисе тирәсендә уйнаклап йөрүче колынны очратканнар һәм җиләккә барырга чакырганнар. «Миһа-һа-а!» — дип шатланып кешнәп җибәргән тай, әнисе аңа рөхсәт биргәч.

Болар тагын кузгалып киткәннәр. Иң алдан, зур-зур атлап, Рөстәм бара икән. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк, аннан — каз бәбкәсе Кыйгак, иң соңыннан — колын Миһаһа. Баралар, баралар икән, арттан кәҗә бәтие кычкырганны ишеткәннәр: «Мә-ә-ә-мә-ә-ә, мин дә барам...» Тегеләр: «Әйдә, бергә-бергә күңелле булыр»,— дигәннәр. Иң алдан, зур-зур атлап, Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, аннан — Кыйгак, аннан — Миһаһа, иң соңыннан — бәти Мәәә. Шунда каршыларына...

Бу әкият менә шулай бала йоклап киткәнче дәвам итә.

Дәвамын әкият сөйләүче үзе уйлап таба.

Йокы бабай

(Әкият)

Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди. Кичен кар аңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге бала:

— Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! — дип акыра-бакыра елый башлый икән.

Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган һәм, бии-ик тә үпкәләп, тиз-тиз китеп барган.

Төн җиткән, ә берәү дә йоклый алмый икән. Мәчеләр мырылдаган. Кетәктәге әтәч-тавыклар, ишегалдына чыгып, арлы-бирле йөгерешә башлаган. Сарайдагы сыерлар өзлексез мөгрәгән, ә атлар тибенә-тибенә кешнәгән. Дуңгызларның мыркылдавына хәтта трактор да чыдап тора алмаган: «Тыр-тыр-р-р...» — дип тыр-пыр килгән.

Йоклый алмый интеккән кешеләр, колак тондыргыч әлеге шау-шудан котылыр өчен, башларын мендәр астына тыкк аннар. Моны күреп, теге бала да, үзенең йомшак мамык мендәрен кочаклап:

— Нәнәм... Йокы нәнәм... Нәннә! — дип әйтүен дә сизми калган.

Йокы бабай аның бу акыллы сүзен шундук ишетеп алган. Тылсымлы таягын нәзакәтле генә бер селтәп куюга, барча балалар, ә аннан соң әти-әниләр, әби-бабайлар, кош-кортлар һәм хайваннар иртәгесе көнгә кадәр тәмле йокыга чумганн ар, ди.