Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 июня 2020 08:16

Әнәс Кари шигырьләре

Беренче адымнар Илгиз нинди үскән бала: Үзе торып баса ала! Батыраеп атлап китә, Аяклары тып-тып итә.   Әй күңелле була аңа! «Тәпи йөрим!» — дип куана.   Чебиләр Акыллы кыз Гөлфия Чебиләрне бик сөя: Әнисе эштә чагында Ул аларга җим сибә.   Их чебиләр, чебиләр! Һич тынычлык бирмиләр: Гөлфиянең кул...

Беренче адымнар

Илгиз нинди үскән бала:

Үзе торып баса ала!

Батыраеп атлап китә,

Аяклары тып-тып итә.

 

Әй күңелле була аңа!

«Тәпи йөрим!» — дип куана.

 

Чебиләр

Акыллы кыз Гөлфия

Чебиләрне бик сөя:

Әнисе эштә чагында

Ул аларга җим сибә.

 

Их чебиләр, чебиләр!

Һич тынычлык бирмиләр:

Гөлфиянең кул астында

Черелдәшеп йөриләр.

 

 

Тавык

 

 

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул, мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

«Әби килеп алсын, — ди, —

Балалар куансын», — ди.

 

Безнең сыер

 

 

Безнең сыер өебезне яхшы белә,

Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә.

Әйтерсең лә: «Мине каршы алыгыз! — ди,

Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» — ди

 

Кәккүк

 

Яз килә. Кояш

Елмаеп тора.

Урман яңгыратып,

Кәккүк кычкыра:

Күк-кү, күк-кү,

Күк-кү, күк-кү.

 

Курчак

 

 

Кичә Ләйлә көйсезләнеп

Атып бәрде курчагын.

Уйныйсы килгәч, ул аны

Эзли башлады тагын.

 

Әнисе әйтә аңарга:

— Курчагың синнән бизгән,

Ләйлә мине гел кыйный дип,

Ул чыгып киткән бездән.

 

Өстәл асларын карады,

Шкаф артын капшады,

Сандык яннары калмады,

Тик курчагын тапмады.