Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 мая 2020 12:39

Балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу чарасы: «Балачак бәйрәме»

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Алып баручы: Хәерле көн, балалар! Без иң күңелле бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелдык. Бүген - кояшлы җәй, балачак бәйрәме. 1нче июнь – Балаларны яклау көне. Бүген бездә зур бәйрәм, Бик күңелле көн безнең. Иртәдән үк кояш көлә, Бизәп зәңгәр күк йөзен.   1 нче бала: Июнь килде. «Июнь!Июнь!» – Бакчада кошлар...

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Алып баручы: Хәерле көн, балалар! Без иң күңелле бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелдык. Бүген - кояшлы җәй, балачак бәйрәме. 1нче июнь – Балаларны яклау көне.

Бүген бездә зур бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

  1 нче бала:

Июнь килде.

«Июнь!Июнь!» –

Бакчада кошлар сайрый...

Тузганакка өрсәң әгәр –

Бер бөртеге дә калмый.

2 нче бала:

Шундый якты, шундый көләч,

Беренче көне җәйнең,

Назлап кына сыйпап сөя,

Кочагыдай әнинең.

3 нче бала:

Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

4 нче бала:

Здравствуй, лето! Здравствуй, лето!

Ярким солнцем все согрето!

Здравствуй, белая ромашка,

Здравствуй, розовая кашка,

Здравствуй, летняя листва...

У нас сегодня праздник, детвора!

Бергә:Ура!

5 нче бала:

Балаларны яклау көне –

Шундый матур бәйрәм бар,

Мәйдан тулы бала-чага,

Балаларга урам тар.

6 нчы бала:

Весело сегодня, радостно у нас!

Это детский праздник, поздравляем вас!

Пусть звенит, звенит повсюду,

Наш веселый, звонкий смех!

7 нче бала:

Бәхетле безнең балачак,

Яклау-саклаулы булгач,-

Чыңлап тора җырларыбыз

Чәчкәгә, нурга тулгач.

Җыр: «Кояшлы ил» ( Луиза Батыр-Болгари көе )

8 нче бала:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

9 нчы бала:

Весело сегодня, радостно у нас!

Это детский праздник, поздравляем вас!

Пусть звенит, звенит повсюду,

Наш веселый, звонкий смех!

10 нчы бала:

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм – балачак!

11 нче бала:

Первый день цветного лета,

Вместе нас собрал, друзья.

Праздник солнца, праздник света,

Праздник счастья и добра!

12нче бала:

Балачак бездә генә дип

Уйлый күрмәгез тагын.

Илләрнең дә, гөлләрнең дә

Була шат бала-чагы.

Алып баручы:

– Әйе, балачак – иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балачагыбыз күбесенчә уйнап, әкиятләр тыңлап уза. Ә сез әкиятләр яратасызмы? Иң яраткан әкиятләрегезне әйтеп китегез әле? (Балалар җавабы).

- Әкиятләр иленә сәяхәт кылырга телисезме? (Әйе) Вакытны сузып тормыйк, тылсымлы сүзләрне әйтик тә юлга кузгалыйк. Тылсымлы сүзләр:

Хлопнем дружно,

Раз, два, три (хлопают в ладоши)

Сказка дверь нам отвори!

Звучит музыка «Бабка Ежка», вылетает на метле Баба- Яга

Танец «Бабка Ёжка выгляни в окошко»

Убырлы: Исәнмесез, балалар! Мин сезне ерак юлга, әкияти урыннарга, җыенасыз дип ишеттем. Миннән дә яхшырак юл күрсәтүче, әкиятләр белән таныштыручы кеше таба алмассыз дип уйлыйм.

Алып баручы: Балалар, алабызмы Убырлыны үзебез белән?( Әйе) Тик үзеңне яхшы тотарга сүз бирәсеңме?

Убырлы: Әлбәттә, сүз бирәм.

Алып баручы: Алайса, бер биеп алыйк та, юлга кузгалыйк.

Бию: Полька ( Композитор И.Штраус )

Убырлы: Туктагыз, ашыкмагыз. Әкиятләр иленә белемсезләрне кертмиләр. Әкиятләрнең эчтәлеген белмәсәгез, барып йөрүдән файда булмас.

Алып баручы: Безнең балалар әкиятне бик күп беләләр.

Убырлы: Менә хәзер тикшереп карыйбыз инде. Мин әкиятләр турында табышмаклар әйтәм. Җавапларын белерсезме икән?!

Табышмаклар:

1. Очлы агач борыны белән

Бөтен жиргә ул тыгыла

Картинага тишекне дә

Борыны белән тишкән

Ул кем була? (Буратино)

2. һәр туган көн саен

Ул Гена белән килә

Аның кем икәнен

Әлбәттә hәр бала белә. (Чебурашка)

3.  Әбисенә кәрзин белән

Күчтәнәчләр ул илтә

Урман буйлап бер кыз чаба

Йә әйтегез ул кем икән? (Кызыл Калфак)

Убырлы: Молодцы. Әкият геройларын беләсез икән. Инде җитезлекне тикшереп карыйк.

Фитбол туплары белән ярыш. (Балалар 2 төркемгә бүленә)

Убырлы: Булдырдыгыз. Мондый җитез булгач, мин сезгә әкият иленә кыска юлны күрсәтәм.

Алып баручы: Ә без нәрсәгә утырып барырбыз икән соң? Убырлы, бәлки, синдә транспорт бардыр?

Убырлы: Миндә бер генә транспорт – себерке. Менә шуңа атланып барырбыз да.

Ярыш: «Себеркегә атланып очу».

Һәр төркемгә берәр себерке бирелә. Беренче бала “себеркегә атланып”тиешле урынга йөгереп бара һәм кире килә,себеркене икенче балага тапшыра.

Алып баручы: Бигрәк эссе. Җәйге кояш каты кыздыра. Хәзер без дә үз кояшыбызны ясарбыз: берне генә дә түгел, ә икене.

Ярыш: «Кояш ясау»

Һәр төркем янына гимнастика таяклары куела (кояшның нурлары). Мәйданның икенче башында ике кыршау ята. Балалар чиратлап, гимнастика таягын кулга тотып кыршау янына йөгерә һәм кыршау тирәли «кояш нурларын» тезеп чыгалар.

Убырлы: Молодцы.Нинди матур кояш ясадыгыз.

Алып баручы: Без бөтен авырлыкларны да җиңә алабызчөнки без тату һәм кою.

Җыр: «Весёлый жук»

Убырлы: Хәзер инде курыкмыйча икенче әкияткә юл тота алабыз.

Музыка яңгырый, Бал корты Майя керә.

Бал корты Майя: Исәнмесез, балалар! Мин сезне үземнең әкияттә күрүемә бик шатмын.

Таныдыгызмы мине? Әйе, мин Майя исемле бал корты. Болында яшим, чәчәкләрдән нектар җыям, дусларыма булышам. Киләсегезне белдем, чәчәкләр җыеп куйдым. Ләкин аларны җил тузгытып бетерде. Шуларны кәрзингә җыярга ярдәм итмәссезме икән?

Алып баручы: Әлбәттә, булышабыз.

Ярыш: «Чәчәкләр җыю»

Һәр төркем каршында чәчәкләр ята. Балалар чиратлап берәр чәчәкне ала, йөгереп барып кәрзингә сала. Кайсы төркем чәчәкне тизрәк ташып бетерә, шул җиңүче.

Бал корты Майя: Бигрәк уңган балалар икән сез. Ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт. Сау-буллашыр алдыннан бергәләшеп җырлап, биеп тә алыйк инде.

Икенче кечкенәләр төркеме “Султанчиклар” биюен бииләр.

Җыр: “Бәтиләр” (Беренче кечкенәләр төркеме башкара)

Бал корты саубуллашып чыгып китә.

Убырлы: Ой-ой-ой...Бигрәк мактыйлар инде үзегезне. Ә мин бит сезнең үз артыгыздан җыештырырга яратмаганыгызны беләм.

Көй астында, туп тотып, Буратино керә.

Буратино: Исәнмесез. Мин матчка соңга калам, ә мине дежур итеп куйдылар. Менә бу уенчыкларны җыярга ярдәм итә алмассызмы икән?

Алып баручы: Булышабызмы, балалар? (Әйе)

Уен: «Буратинога ярдәм итү»

Идәндә таралып яткан уенчыкларны тартмага тутыру.

Буратино: Рәхмәт сезгә. Мин футболга ашыгам, сау булыгыз. (Йөгереп чыгып китә)

Алып баручы: Без уйныйбыз, җырлыйбыз,

Якты көннән туймыйбыз,

Бәйрәмебез гөрләп торсын,

Җырлыйбыз да биибез.

Бию: «Веселые дети» ( Литовская народная мелодия,обработка Т.Ломовой)

Убырлы: Балалар, сез бигрәк уңган, җитез, кыю икән. Җырга-биюгә дә бик оста. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Шуңа күрә үземнең бүләгемне калдырам. Шушы төсле акбурлар белән асфальтта рәсемнәр ясарсыз. Сау булыгыз. (Чыгып китә)

Алып баручы: Сезгә сәяхәт ошадымы? Иң ошаганы нәрсә булды?

-Нинди әкият геройлары белән очраштык?

Алып баручы: -Күрәсезме, дусларым! Безнең балачак иле шаулап-гөрләп тора. Алдагы көннәрдә дә шулай аяз күктә кошлар сайрасын, йөзләребезне кояш нуры иркәләсен, сау-сәламәт булып мул тормышта яшәргә язсын!

Асфальтта акбур белән рәсем ясау.

Тәрбияче: Абдрахманова Ә.Х.