Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 августа 2020 11:04

Балалар өчен бармак уеннары

Бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә. Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә үзегезнең бармагыгызны куярга мөмкин, ул үзенә күрә массаж була. Бармак уеннарын уйнарга безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер. Бу бармак-бабай,...

Бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.

Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә үзегезнең бармагыгызны куярга мөмкин, ул үзенә күрә массаж була. Бармак уеннарын уйнарга безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер.

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме - чәнти.

Баш бармак бәлеш ашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.