Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 мая 2020 08:41

Яшелчәләр турында табышмаклар

Җир астында җиз бүкән. Ул ни икән? (Бәрәңге) Җир астында җиз бүкән, Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге) Чәчәге агачында, Алмасы тамырында. (Бәрәңге) Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)   Катлы-катлы булып үсә, Җир өстендә, Ул нәрсә? (Кәбестә) Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә) Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган) Түтәлдә...

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

 

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш түгел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)