Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 апреля 2020 08:21

Мультфильмнар баланың сәламәтлегенә зыян салмыймы?

Балачакта балалар өчен тапшыруларны көтеп алганны хәтерлим. Мульфильмнары да санаулы гына иде. Хәзер исә мультфильмнардан гына торган каналлар да байтак. Бер караганда сөенечле хәл, икенче яктан уйланырлык та. Күпләрне «Баланың телевизор каршында бер-бер артлы төрле мультфильмнар каравы сәламәтлегенә зыян салмыймы? Баланың психикасын какшатмыймы?» - дигән сораулар борчый. Шуңа да әти-әнигә...

Балачакта балалар өчен тапшыруларны көтеп алганны хәтерлим. Мульфильмнары да санаулы гына иде. Хәзер исә мультфильмнардан гына торган каналлар да байтак. Бер караганда сөенечле хәл, икенче яктан уйланырлык та. Күпләрне «Баланың телевизор каршында бер-бер артлы төрле мультфильмнар каравы сәламәтлегенә зыян салмыймы? Баланың психикасын какшатмыймы?» - дигән сораулар борчый. Шуңа да әти-әнигә баласына мультфильм куйганда, яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтүче мультфильмнар исемлеген барларга кирәктер.
Психотерапевтлар фикеренчә, шактый мультфильмнар безнең балалар өчен яраклаштырылмаган. Әйтик, Европа илләрендә дә кайбер гаиләдә ата-аналар балаларына «Свинка Пеппе» мультфильмын бөтенләй күрсәтми икән. Америка мультфильмы «Губка Боб» - зыянлы мультфильмнар исемлегенә кергән мультикларның тагын берсе.
«Маша һәм медведь»ны балалар яратып карый. Әмма хәзер Маша телендә сөйләшә, аның кебек кабатлый башлады. Маша кебек кычкыра, каршы әйтә, нишләргә дә белгән юк», - дип зарланучы әниләрне ишетергә туры килә.

Татарча мультфилмнарны да яратып карыйбыз, диюче әти-әниләр байтак. Татарчага тәрҗемә итү эшен «Барс медиа» компаниясе башлап җибәрә. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән «АКСУ компаниясе» студиясе танылган совет мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Совет мультфильмнары дигәннән, сезгә аларның кайсылары күбрәк ошый? Шул чорда тәрбияләнгәнгәме, мин аларны «безнең заман мультфильмнары» дип тә атарга яратам. Килешәсездер, алар яхшы тәрбияви мәгънәгә нигезләнгәннәр һәм бала психикасы өчен табигый булып торалар. Мәрхәмәтлелек һәм самими шаяру, стиль һәм югары сыйфат — безнең ил мультфильмнарына аваздаш. Шуларның кайберләрен искә төшереп китик әле: «Хат ташучы Кар малай» («Снеговик-почтовик»), «Унике ай» (1 нче бүлек) (12 месяцев), «Шапокляк» («Шапокляк»),«Крокодил Гена» («Крокодил Гена»), «Чебурашка» («Чебурашка») , «Авылда кыш» («Зима в Простоквашино»), «Мияу дип кем әйтте?» («Кто сказал «»Мяу»?»).