Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 февраля 2020 13:53

Бөтендөнья китап бүләк итү көне

Бүген 14 февраль. Ә сез бу көннең Гашыйклар көне генә түгел, ә Бөтендөнья китап бүләк итү көне икәнлеген дә белә идегезме? Бу көнне китап укырга яратучылар инде 2012 елдан бәйрәм итеп килә. Әлеге бәйрәмне иң беренче булып АКШтагы балалар китабы сайтына нигез салучы америкалы Эмми Бродмур уйлап таба. Көннәрдән бер...

Бүген 14 февраль. Ә сез бу көннең Гашыйклар көне генә түгел, ә Бөтендөнья китап бүләк итү көне икәнлеген дә белә идегезме? Бу көнне китап укырга яратучылар инде 2012 елдан бәйрәм итеп килә.

Әлеге бәйрәмне иң беренче булып АКШтагы балалар китабы сайтына нигез салучы америкалы Эмми Бродмур уйлап таба. Көннәрдән бер көнне Эммидан улы: «Ә ни өчен кешеләр бер-берсенә болай гына китап бүләк итмиләр микән?» – дип сорый. Шулвакыт Эмми бу бәйрәмне үткәрергә була. Иң элек ул аны Балаларга китап бүләк итү көне дип атарга уйлый, шулай итеп ул нәни китап сөючеләрне күбрәк әсәрләр укырга өндәмәкче була.

Әлеге бәйрәмне популярлаштыру максаты белән, Эмми социаль челтәрләр аша дусларына да эндәшә. Аның идеясен миллионлаган кеше хуплап алгач, бу бәйрәмнең исемен Эмми Бөтендөнья китап бүләк итү көне дип үзгәртә. Чөнки кызыклы, матур китап – балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә менә дигән бүләк бит!

Бөтендөнья китап бүләк итү көне белән сезне, дуслар!