Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 февраля 2020 08:23

Син кунакчыл хуҗамы?

Cәлам, дустым! Син кунакка йөрергә яратасыңмы? Ә кунакларны кабул итәргә? Дусларыңның, якыннарыңның күңелен күрә беләсеңме? Бу киңәшләр кунаклар күңелендә матур тәэсир калдырырга теләүче һәркем өчен файдалы булыр. Кунакларыңны ишек төбендә тотма, аларга өйнең эченә үтәргә тәкъдим ит, киемнәрен элеп куярга булыш. Дустың үзен тыныч һәм рәхәт хис итсен өчен, аңа...

Cәлам, дустым! Син кунакка йөрергә яратасыңмы? Ә кунакларны кабул итәргә? Дусларыңның, якыннарыңның күңелен күрә беләсеңме? Бу киңәшләр кунаклар күңелендә матур тәэсир калдырырга теләүче һәркем өчен файдалы булыр.

Кунакларыңны ишек төбендә тотма, аларга өйнең эченә үтәргә тәкъдим ит, киемнәрен элеп куярга булыш.

Дустың үзен тыныч һәм рәхәт хис итсен өчен, аңа игътибарлы бул. Иң уңайлы урынга утырырга тәкъдим ит.

Кунакларың берничә булса, аларның һәркайсысына бертигез игътибар бирергә тырыш. Кем беләндер сөйләшеп, икенче берәүне онытып калдырма. Һәр кунагыңның күңелен күр.

Кәефең начар булса да, өстәл алдында күңелсезләнүеңне күрсәтмә.

Кунакларың боегып утырмасын, табындагылар арасында дуслык һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрсен дип тырыш.

Кунаклар алып килгән күчтәнәчләрне табынга чыгарырга онытма.

Кунаклар белән матур әңгәмә корырга тырыш. Аларның һәркайсысына якын, кызык булган темаларны сайла.

Кунагыңны ялгызын калдырма. Күпмедер вакытка яныннан китеп торганда, аның алдында гафу үтенергә онытма.

Кунак киткәндә, килгәненә рәхмәт әйтеп, матур итеп саубуллаш.

Кунак ашы – кара-каршы, ди халкыбыз. Кунакчыл, игътибарлы хуҗа булсаң, син дусларың һәм якыннарың күңелендә үзеңә карата матур тәэсир калдырырсың, һәм аларның ишекләре дә синең өчен һәрчак ачык булыр.