Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 сентября 2022 07:54

Минем тугры дустым

Акбай   Безнең бик матур, озын колаклы, йонлач, зур этебез бар. Аның исеме Акбай. Акбай безнең йортыбызны саклый. Җәй көне аның балалары туды. Без аларны бик яратабыз. Акбай белән җәй көне урманга ауга йөрибез. Хәсәнов Ринас     Шаян этебез Безнең Актүш исемле этебез бар. Ул бик тә акыллы. Ул...

Акбай

 

Безнең бик матур, озын колаклы, йонлач, зур этебез бар. Аның исеме Акбай. Акбай безнең йортыбызны саклый. Җәй көне аның балалары туды. Без аларны бик яратабыз. Акбай белән җәй көне урманга ауга йөрибез.

Хәсәнов Ринас

 

 

Шаян этебез

Безнең Актүш исемле этебез бар. Ул бик тә акыллы. Ул бик шаян, уйнарга бик ярата. Бәйдән ычкындырсаң, аяк киемнәребезне ишегалды буйлап таратып бетерә. Йортыбызга чит кеше керсә, өреп куркыта. Без аны бик яратабыз.

Сираева Ралина

 

 

Этебез юк

Эт – кешенең дусты. Безнең өйдә этебез юк. Минем урамдагы этләрне күргәнем бар. Ләкин әнием алар янына бармаска куша. Чөнки алар ач булалар, кешеләрне тешләргә мөмкин. Урам этләрен рәнҗетергә ярамый.

Сабитов Рамзан

 

 

Якын дусмы, дошманны

Этләр – кешеләрнең якын дусты. Алар хуҗаларына тугры булып калалар. Ләкин урамда йөри торган хуҗасыз этләр явыз булалар. Алар ач булгач, кешегә ташланырга мөмкин. Этләргә сугарга, аларны үртәргә ярамый.

Муллагалиев Илдан

 

 

Хуҗасыз этләр

Этләрне йортны саклау өчен кешеләр ишегалларында тоталар. Ихатага берәр чит кеше керсә, алар шунда ук өрә башлыйлар. Кайбер кешеләр этләреннән туйгач, урамга куып чыгаралар. Андый этләр хуҗасызга әйләнәләр һәм явызланалар. Урам этләре кешеләрне таларга, тешләргә мөмкин. Аларга ышанырга һич ярамый. Мин андыйларны бик кызганам.

Зяпбарова Әминә.

 

 

 

Акыллы хайваннар

Этләр бик акыллы хайваннар. Алар бик яхшы күрәләр, ишетәләр һәм ис сизәләр. Аларны кешеләр йортны саклау өчен асрыйлар. Ә полициядә махсус этләр белән бурларны, җинаятьчеләрне тоталар.

Харисов Илдан

 

 

 

Йорт этләре

Этләр – йортны саклау өчен кирәкле хайваннар. Йорт этләре үзләренең хуҗаларын тыңлый. Аларның боерыкларын үтиләр. Ә хуҗа кеше үзенең этен ашата, аңа оя ясый, яхшылап тәрбияли. Ә менә урамдагы этләр кешеләрне яратмыйлар. Аларны тешләргә мөмкиннәр. Шуңа күрә дә алар янына бармаска кирәк.

Нассер Фирас

 

 

Актүш

Без этажлы йортта торабыз. Шуңа күрә этебез юк. Ә минем бабайлар авылда яши. Аларның бик матур һәм акыллы этләре бар. Аның исеме Актүш. Мин авылга кунакка кайткач, аңа ашарга бирәм. Кичләрен урамга уйнарга алып чыгам. Этләрне яратырга кирәк.

Бәдертдинов Самир

 

Урам этләре

Соңгы вакытларда урамда йөри торган хуҗасыз этләр күбәйде. Алар бик зур гәүдәле һәм куркыныч. Әнием миңа алар янына бармаска, өрә башласалар туктап калырга куша. Этләр йөгереп качканны яратмыйлар. Шуңа күрә дә урамда этләр күрсәң, читтән урап узарга кирәк.

Шакиров Камил.

 

 

Солдатлар эте

Безнең этебез юк. Ләкин мин этләрне читтән күзәтергә яратам. Алар бик матур һәм төрле булалар. Мин овчарка дигән этне беләм. Ул солдатлар белән йөри. Этләр бик яхшы йорт сакчылары.

Моратов Гомәр

 

 

Безнең Рекс имемле этебез бар. Ул инде бик карт. Күп вакытын ояда үткәрә. Ашарга бирсәк тә көчкә генә чыга. Аның аяклары авырта. Кәефе булмаса, оясыннан бөтенләй дә чыкмый. Без аны бик кызганабыз. Шулай да ул бик сизгер, урам капкасы ачылганны шунда ук сизеп ала. Чит кешеләргә өрә башлый.

Хәсәнова Асылъяр.

Мөслим гимназиясенең 2 В сыйныфы укучылары