Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 сентября 2022 10:17

Күмәк уеннар

Кояш һәм яңгыр Урындыкларны (балагызга кечкенә урындык бирегез) арты белән үзегезгә каратып куегыз. Балагыз да, үзегез дә урындык артына чүгәләп утырыгыз. Урындык аркасының ачык урыныннан — «тәрәзәдән» карагыз. Түбәндәге шигырь юлларын әйтегез: Тәрәзәдән кояш карый, Алсу нурларын сибеп. Сөенеп, кул чәбәклибез, Уйныйбыз, матур итеп! «Әйдә, шундый матур кояшлы көндә уйнарга...

Кояш һәм яңгыр

Урындыкларны (балагызга кечкенә урындык бирегез) арты белән үзегезгә каратып куегыз. Балагыз да, үзегез дә урындык артына чүгәләп утырыгыз. Урындык аркасының ачык урыныннан — «тәрәзәдән» карагыз. Түбәндәге шигырь юлларын әйтегез:

Тәрәзәдән кояш карый,

Алсу нурларын сибеп.

Сөенеп, кул чәбәклибез,

Уйныйбыз, матур итеп!

«Әйдә, шундый матур кояшлы көндә уйнарга чыгыйк!» — дип, балагыз белән бүлмә буйлап, биеп-сикереп, уйнап йөрегез, кулларыгызны чәбәкләгез. «Яңгыр килә!» — диюгә, урыннарыгызга йөгерегез (урындык артына чүгәләгез). Уенны берничә тапкыр кабатлагыз.

 

Куышу

Бер бала урындыкта утырып тора. Калган балалар белән тәрбияче, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, әлеге бала янына киләләр:

Без — күңелле, шат балалар, —

Яратабыз уйнарга.

Без качабыз, син, әйдә, ку,

Тырыш куып тотарга.

Соңгы сүзләрдән соң балалар йөгереп китәләр, утырып торган бала аларны куа. Тотылган бала урындыкка утыра. Уен шулай дәвам итә.

 

 

Йонлач көчек

Уенга берничә баланы чакырыгыз. Бер баланы көчек итеп билгеләгез. Ул, алга сузылган кулларына башын куеп, идәндәге паласка ята. Балалар әкрен генә аның янына килә башлыйлар, ә сез бу вакытта түбәндәге сүзләрне әйтәсез:

Йонлач көчек йоклап ята,

Җиргә төртеп борынын.

Йокламасын, уянсын,

Безнең белән уйнасын.

«Көчек» сикереп тора, балаларны куа башлый. Балалар төрлесе төрле якка йөгереп китәләр һәм «көчек»тән качалар. Барлык балалар да качып беткәч, «көчек» кире паласка барып ята.

Уен кабат уйнала.

 

 

Төлке һәм куяннар

Идәнгә зур түгәрәк сызыла. Ул — «куян балаларының оясы». Бер читтә «төлке» утыра. Балалар ояларыннан чыгып сикерәләр, уйныйлар, бииләр. Тәрбияче: «Төлке килә!» — диюгә, балалар ояларына йөгерәләр. «Төлке» аларны куа. Уен шулай дәвам итә.