Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 июля 2022 06:48

Иң зур байлык – сәламәтлек.

Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше.        Сәламәт яшәү рәвешен түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга мөмкин: -Дөрес туклану; -Хәрәкәт активлыгы; -Чыныгу; -Көндәлек режимны саклау; -Гигиена кагыйдәләрен үтәү; -Зарарлы гадәтләрдән...

Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше.

       Сәламәт яшәү рәвешен түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга мөмкин:

  • -Дөрес туклану;
  • -Хәрәкәт активлыгы;
  • -Чыныгу;
  • -Көндәлек режимны саклау;
  • -Гигиена кагыйдәләрен үтәү;
  • -Зарарлы гадәтләрдән баш тарту;
  • Тулырак мәгълүматны түбәндәрәк укыгыз:

        Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, көч, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы, стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора. Үз-үзеңне саклау – яшәешнең беренче кануны.

        Билгеле булганча, яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.

Дөрес туклануга төп таләпләр:

  • -Көнлек энергия чыгымнарын тулыландыру;
  • -Аксым, май, углевод, витаминнарга бай ризыклар ашау;
  • -Үзең теләгән ризыклар белән туклану;
  • -Ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул итәргә;
  • -Тиешенчә эшкәртеп, юып, бозылмаган, куллану вакыты чыкмаган ризыклар гына ашарга.

    Соңгы вакытта балаларыбыз сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы ризыклар, аларның агрессив рекламасы белән еш очраша. Газлы эчемлекләр, ролтон, кириешки, чипсыларның беренче корбаннары - балалар. Кызганычка каршы, балаларның күпчелеге сәламәтлек өчен файдасыз чипсы, пицца кебек продуктларны хуп күрә. Ә бу исә үз чиратында бала организымының авыруларга каршы тору сәләтен киметә. Сыйфатсыз, зыянлы продуктлар белән туклану төрле чирләр китереп чыгара. Шуңа ата-анага балаларының туклануын мәктәптә генә түгел, өйдә дә ныклы контрольдә тоту зарур.

      Сәламәт яшәү рәвеше булдыруда тагын бер отышлы ысул – физик күнегүләр. Физкультура, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, үзеңнең организмыңны чыныктыру, зарядка ясау, күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә. Ә менә иртә белән йокыдан аз гына иртәрәк торып берничә күнегү ясарга  вакытыбыз юк, иренәбез.  Физкультура белән  шөгыльләнүне без «аннары»га калдырырга яратабыз, ягъни иртәме-соңмы физик күнегүләр эшли башлармын әле дибез. Ә кайвакыт инде соң була. Шуңа күрә үзеңнең сәламәтлегеңә тиешле, ныклы караш тәрбияләүне кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Моның өчен әти-әниләр үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш.

       Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы итеп башкару – гаиләнең һәм мәктәпнең уртак төп максаты.