Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 июля 2021 08:06

Кара карга

Бу – кара карга. Ул – ала карганың якын туганы. Тик аннан аермалы буларак,  кара карга җыйнак гәүдәле. Аның гәүдә озынлыгы – 50 см, авырлыгы нибары 400 г. Кара карга, исеменнән үк күренгәнчә, кап-кара төстә. Бу кошлар бер-берсе белән каркылдап сөйләшә.  Кара карга, ялгыз торырга яраткан ала каргадан аермалы буларак, зур булмаган төркемнәрдә...

Бу – кара карга. Ул – ала карганың якын туганы. Тик аннан аермалы буларак,  кара карга җыйнак гәүдәле. Аның гәүдә озынлыгы – 50 см, авырлыгы нибары 400 г. Кара карга, исеменнән үк күренгәнчә, кап-кара төстә. Бу кошлар бер-берсе белән каркылдап сөйләшә. 

Кара карга, ялгыз торырга яраткан ала каргадан аермалы буларак, зур булмаган төркемнәрдә яши. Төркем башы итеп иң акыллы һәм көчле кара карга сайлана. Аны башка каргалар тыңлый һәм хөрмәт итә. Кара каргаларны шәһәрдә, авылда, урман алачыкларында очратырга мөмкин.

Кара каргалар – бик тугры кошлар.Алар үзләренә гомерлеккә пар сайлый һәм аның белән бер дә аерылышмый. Март башында кара каргалар ботак-чыбыклардан, кипкән үләннәрдән, балчыктан оя кора.  Ояларын биектә – агачның иң очында төзи. Шулай итеп туачак балаларын дошманнарыннан саклый. Ә кыргый табигатьтә алар шактый! Кара каргага  ябалак һәм бөркет кебек ерткыч кошлар, төлке, бүре, аю кебек хайваннар һөҗүм итәргә мөмкин.

Апрель аенда әни кош иң күбе алты яшел йомырка сала. 20 көннән йомыркалардан кеп-кечкенә, тәннәре каурый белән капланмаган карга балалары чыга. Әни кош ояда балаларын сакласа, әти кош аларга азык ташый. Ә инде 1 айдан нәни кошлар, үсеп, оядан да чыгып китә. Яшь кара каргалар бер төркемгә җыела һәм бергәләшеп болын-кырларда бөҗәкләр аулый башлый. Үсә төшкәч, төрле кортлар, кондызлар һәм башка бөҗәкләр белән туклана. Вак кимерүчеләр, әкәм-төкәмнәр ашый. 

        Кара каргалар – күчмә кошлар. Безнең якларда яз һәм җәй айларын үткәргәч, көз уртасында алар җылы якларга – Кара диңгез буена, урта Азиягә һәм Төньяк Африкага очып китә. 

Кара каргалар уртача 4 ел яши. Ә менә Бөек Британиядә 23 яшьлек кара карга да табылган. 

Кара карга матур гына түгел, бик акыллы да. Азык табу өчен ул кул астындагы теләсә нинди әйбердән файдалана ала. 

Ә тагын бу кош авыр хәлдә югалып калмый! Көз көне ерткыч җәнлекләр тарафыннан җәрәхәтләнеп, җылы якка очып китә алмаса, ачык тәрәзә аша кешеләрнең өйләренә очып керә. Һәм яңа хуҗалары белән канатлары ныгыганчы яшәп тора икән!