Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июля 2022 07:30

Балаларга көз турында шигырьләр

Көз Күрәмсез, дусларым, көз   килде  тышта; Озак тормас, килер  ак  тунлы  кыш  та.  Китә башлады  бездән инде  кошлар;  Алар  бездән  ерак җирләрдә кышлар.                                           Габдулла Тукай   Көз җитте Киң болыннарда, Урман-кырларда Агачлар, гөлләр Кибеп сулдылар. Уйсу җирләрдә, Елга-күлләрдә Көзге салкыннан Сулар туңдылар. Көннәр суынды, Чишмәләр тынды....

Көз

Күрәмсездусларымкөз   килде  тышта;
Озак тормаскилер  ак  тунлы  кыш  та.
 
Китә башлады  бездән инде  кошлар;
 
Алар  бездән  ерак җирләрдә кышлар.

                                          Габдулла Тукай

 

Көз җитте

Киң болыннарда,

Урман-кырларда

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга-күлләрдә

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып,

Кошлар да китте.

Кошлар шикелле,

Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр

Вакытлар җитте.

                  Муса Җәлил

 

 

Кошлар киткәндә

 Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине, киткәчтен.

 Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем җәйге костюмнан.

                               Бари Рәхмәт

 

Көзге яңгыр
  

 Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
 Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.

                            Мәрзия Фәйзуллина 


 

 

Яфрак бәйрәме

Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!

                            ЛәбибЛерон