Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 июля 2022 11:58

Мәктәпкә!

Мәктәп Җәй үтеп, көз җиткәч үк, Мәктәп күзен ачты тагын; Ялтырап китте урамнар, Басты нур төрле ягын... Инде башланды дәресләр, Инде мәктәп җанлана: Нинди шат, нинди бәхетле Монда кергән һәр бала! Нәҗип Думави Әлифбам Китап кибетендә без Әтием белән барып, Матур тышлы өр-яңа Әлифба сатып алдык. Ачып карагач аны, Мин...

Мәктәп

Җәй үтеп, көз җиткәч үк,

Мәктәп күзен ачты тагын;

Ялтырап китте урамнар,

Басты нур төрле ягын...

Инде башланды дәресләр,

Инде мәктәп җанлана:

Нинди шат, нинди бәхетле

Монда кергән һәр бала!

Нәҗип Думави

Әлифбам

Китап кибетендә без

Әтием белән барып,

Матур тышлы өр-яңа

Әлифба сатып алдык.

Ачып карагач аны,

Мин шатландым тагын да,

Андагы хәрефләрнең

Өйрәнермен барын да.

Сумкага салып аны,

Мин мәктәпкә барырмын.

Дөрес итеп сүзләрен

Тезеп укый алырмын.

Рәсеме дә күп икән,

Шундый кызык карарга,

Саклап кына тотармын,

Яңа торыр һаман да.

Күп нәрсәләр белермен

Туган илем турында.

Мин бит инде зур булдым,

Әлифбам бар кулымда.

Әминә Бикчәнтәева

Биктырыш Әлифба укый

...Җитез малай Биктырыш,

Бүлмәсен яңгыратып,

Хәрефләр белән серләшә,

Тәм табып, ләззәт табып.

Алларында – Әлифба,

Аллы-гөлле хәрефләр;

Мәктәпкә син хәрефләрнең

Һәммәсен дә танып бар!

Һәммәсен дә алып бар,

Төшереп калдырсаң берсен,

Табалмассың, күрерсең!

Һавада йөзә аваз...

Әйтә ул, сузып-сузып.

Авазларны бергә кушсаң,

Сүз туа – менә кызык!

-Ал-су су са-ла,

Ал-су су-са-ган...

Күзләреннән нур тама,

Дулкынланып тын ала,

Китап беләш мәш килә,

Укый бала шәп кенә!

Айдар Хәлим

Сентябрь

Инде яланда

Көз җиле исә,

Мәктәп ишеге

Ачылды кичә.

Уңыш җыелды,

Һәм кошлар китте,

Чөнки көз ае –

Сентябрь җитте.

Урамнар тулып,

Йөкләр үтәләр,

Алар дәүләткә

Ашлык илтәләр.

Бар да ашыга,

Тизрәк илтик дип,

Илебезне бай,

Матур итик дип.

Нур Гайсин

Мәктәпкә барасы бар

Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар,

Иртәгә “биш”ле алырга

Мәктәпкә барасы бар.

Әтәчебез сизәр микән –

Бик иртә торасы бар.

Сез дә озак йокламагыз –

Мәктәпкә барасы бар.

Киләчәктә туган илдә

Зур юллар саласы бар.

Ә хәзергә, соңламыйча,

Мәктәпкә барасы бар.

Гәрәй Рәхим

Мәктәпкә!

Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр:

-Бик дәү үстегез!- диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

-Әйбәт булыгыз! – диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

-Хәерле юл, хуш! – диләр.

Бари Рәхмәт